Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Үрнәк булырлык эшләр бар

Үткән шимбәдә районыбызда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов эшлекле визит белән булып китте.

Республика башлыгы визиты ветераннар өчен торгызылучы йортлардан башланды. Төзелүче өч йортның берсе инде куллануга тапшырылган: Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган тормыш иптәшләре Минниса Вәлиәхмәтова һәм Саимә Мөхәммәтҗанова күченделәр. Җылы, якты бүлмәсе, кухнясы, санузелы булган фатир өчен сөенеп туя алмыйлар алар. Президент Рөстәм Нургали улы ике фатирда да булды, өлкән яшьтәге әбиләр белән аралашты, чәчәк бәйләмнәре һәм, яңа торак белән котлап, телевизор бүләк итте. Хәл-әхвәлләрен сорашты, аларга тазалык, озын гомер теләде. "Авылдагы иске йорттан соң, әлеге фатир әкияттәгедәй матур", - диде сөенеченнән балкыган Саимә апа Президент белән аралашканда. Минниса апа һәм Саимә апа республика, район җитәкчелегенә мондый зур игътибар өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Быел район оешуга 20 ел, әлеге дата уңаеннан шактый эшләр башкарылды. Шуларның берсе - "Энергия" стадионы реконструкциясе. Р. Миңнеханов әлеге объектта булды, спортчылар белән аралашты, картодромда картингчыларның шөгыльләнүен күзәтте. Рөстәм Нургали улы "Бәләкәч" республика программасы кысаларында реконструкциядән соң ачылган "Звездочка" балалар бакчасында да булды. Иркен, якты, заманча җиһазландырылган балалар бакчасына Президент уңай бәя бирде.

Социаль объектлар белән танышканнан соң, республика башлыгы район мәдәният йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Ютазы бүлекчәсе политсоветы активы җыелышында катнашты.

"Социаль-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияләр арасында татулыкны саклау, көндәш-леккә сәләтлелекне үстереп, халыкара аренада Татарстанны танытырлык итү - Татарстан җитәкчелегенең төп бурычлары", - дип белдерде ул. Рөстәм Нургали улы Ютазы районының актив үсешен билгеләде. "Социаль объектлар төзелә, биналар ремонтлана, реконструкция уздырыла. Дөрес, халыкны борчучы проблемалар да бар. Мәсәлән, Урыссу ГРЭСының киләчәге, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү, капиталь ремонт үткәрү. Уңай үзгә-решләрне дә билгеләп узарга кирәк. Без Ютазы районы торак пунктларының матурлануын, предприятиеләрнең уңышлы эшләвен күрәбез. Һәм боларның барысын да башка районнарга үрнәк итеп куярга кирәк", - диде ул. Президент җыелышта катнашучыларга уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм чарада яңгыраган сорауларны чишүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте. Шулай да, район үзенә җәлеп итеп торырдай мохит тудыру зарур, әмма бу юнәлештә эш бердәм алып барылырга тиеш, дип өстәде ул.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Җыелышта "Татнефть" ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхаутдинов, Россия Олимпия комитетының башкаручы директоры, 6 чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Бариев һәм ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев та катнаштылар.

ТР Президенты Р. Миңнехановны эшлекле визит барышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм вәкилләре озатып йөрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев