Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Россиянең чаңгы юлында ютазылылар

"Россиянең чаңгы юллары" Бөтенроссия узышлары кысаларында, 10 февраль көнне "Кымыз-Тау" чаңгы-прокат базасында "Россиянең чаңгы юллары-2013" массакүләм узышлар булды.

Ярышларда 600гә якын чаңгычы катнашты. бик яхшы торыштагы трасса (ир-егетләр һәм хатын-кызлар - 3 һәм 5, VIP - бер чакрым) үзенең чаңгычыларын көтте.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. VIP-ярышта ир-егетләр генә катнашты. Беренче булып финишка Р. Гайнетдинов (райпо) килде, пьедесталның икенче баскычына А. Гарифуллин ("АвтоГросс" ҖЧҖ) күтәрелде, өченче урында - М. Гыйльметдинов (Урыссу үзәк хастаханәсе).
18 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында: беренче урында - А. Латыпова (Ютазы мәктәбе), икенче - Р. Мөгыйнова (Урыссуның 3 санлы мәктәбе), өченче - А. Зиннурова (Ютазы мәктәбе); яшүсмер малайлар арасында: беренче - Ә. Әхмәтҗанов, икенче - Р. Гайнетдинов һәм өченче - А. Зимин (Ютазы мәктәбе).
18 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында: беренче - Л. Габитова (Ютазы авыл җирлеге), икенче - З. Батырова (әпсәләм комбинаты), өченче - Е. Шайдуллина ( "Электросоединитель" ААҖ); ир-егетләр арасында: беренче - И. Карипов (Ютазы авыл җирлеге), икенче - К. Сабитов ("УХЗ" ЯАҖ), өченче - И. Габитов (Ютазы авыл җирлеге).
Барлык призерлар да истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ә ярышларның иң яшь катнашучысы И. Кашапов (Каразирек авыл җирлеге) "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегеннән махсус бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X