Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Рөстәм Нуриев: «Без зыянлы производствога түзеп тормаячакбыз”

Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары - табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов, Татар табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры юстициянең өлкән советнигы Илсур Гыйльметдинов Урыссу химия заводында һәм ГРЭСта булдылар.

Шуны әйтергә кирәк, белгечләр-экологлар районда агымдагы елның язында, химия заводы территориясендә экологик таләпләрне бозып нефть калдыклары саклану буенча Татар табигатьне саклау районара прокуратурасының табигатьне саклау закончалыгын бозуны бетерү, җир участогын рекультивацияләү һәм нефть шламнары калдыкларын утильләштерү буенча доклад җиткергәннән соң булып киткәннәр иде. Кабаттан тикшерү вакытында химия заводы территориясендә әлеге юнәлеш буенча күләмле эш башкарылуы ачыкланды. Сезнең хәбәрчегезгә республиканың табигатьне саклау прокуроры хәбәр итүенчә, предприятиедә территорияне рекультивацияләү планы эшләнгән һәм расланган, шуңа ярашлы 2,5 тоннадан артык нефть калдыкларны һәм нефть шламнарын утильләштерү һәм 3 миллион сумга җир участогын рекультивацияләү эшләре башкарылган.
Республиканың экология министры урынбасары, табигатьне саклау прокуроры, шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе начальнигы Хәлил Мостакимов, идарәнең өлкән белгече Таһир Низамов белән түгәрәк өстәл артында район башлыгы Рөстәм Нуриев әңгәмә корды. Сүз барышында район башлыгы Урыссу бистәсенең экологик торышына карата борчылуын белдерде. Ул һаваның пычрануы белән бәйле сорауларның гражданнардан бик еш кабул ителүен ассызыклады. Шул сәбәпле, август аенда составына прокуратура, эчке эшләр бүлеге, Ык буе территориаль идарәсе вәкилләре кергән ведомствоара комиссия төзелгән. Һәм ул Урыссу ГРЭСында булып, түбәндәге хәлне ачыклады. Язын ГРЭСы химик сыекчаларны сакларга, бушатырга һәм төяргә "Аллагуват" Транспорт компаниясе ҖЧҖ белән килешү төзи. Предприятие территориясендә буш сыемнар булу аркасында ике компаниягә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге туды, дип аңлатты вәзгыятьне очрашуга килгән Урыссу ГРЭСы баш инженеры Юрий Карусев. Комиссия, һаваны пычратучы зыянлы матдәләр булуын ачыклау өчен сыекчаларны лаборатор анализга җибәрергә карар итте. Әлеге форсаттан район башлыгы мондый хезмәттәшлеккә карата канәгатьсезлеген белдерде:
- Без зыянлы производствога түзеп тормаячакбыз. Әлеге тармакның эшчәнлеген табигатьне саклау закончалыгы таләпләренә тәңгәл китерү зарур.
ГРЭСның үзенә килгән экология министры урынбасары, табигатьне саклау прокуроры, Ык буе территориаль идарәсе начальнигы әлеге идарәнең баш белгече белән берлектә вәзгыять белән шәхсән танышу шуны күрсәтте: һавадагы зыянлы матдәләрне юк итү өчен предприятиедә берничә чара күрелгән. Әйтик, мазутны бушату һәм төяү, цистерналарга продуктны бушатканда исне бетерү реагенты кулланып, сыемнарны герметикалаштыру өчен өстәмә җайланмалар урнаштырылган. Шулай да, табигатьне саклау прокуратурасы һаваны пычрату сәбәпләрен ачыклау максатында сыекчаларны бушату технологиясен тикшерү турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев