Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Рөстәм Нуриев: “Мигрантларны безнең мәдәни катлауга интеграцияләү зарур”

Район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә үткән Ютазы район советының II чакырылыш XXXX утырышында депутатлар тиешле карарлар кабул ителгән ун сорау карадылар.

Конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар; ришвәтчелек торышы һәм коррупцион куркынычны киметү буенча күрелгән чаралар турында; агросәнәгать комплексын үстерү һәм үсеш перспективалары турындагы сораулар буенча җанлы фикер алышуларга сәбәп булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев үзенең докладында районда 21 мең 214 кеше яшәвен билгеләп үтте: 74 процент татарлар, 23 - руслар һәм 4 процент башка милләт вәкилләре. Ул районда күшеләрчә дус мөнәсәбәләр саклау максатында районда чаралар үткәрелүен, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча һәм башка программалар гамәлдә булуын, милләтара килешеп яшәү планында районда оператив хәлнең тотрыклылыгын билгеләп үтте. Әмма Нуриев сорауның җитдилеген ассызыклады һәм депутатлар, хокук саклау органнары игътибарын эшне активлаштыру мөһимлегенә юнәлтте. "Мәсьәләне үз агымына куярга ярамавы турында искәртү артык булыр, - дип билгеләп үтте ул. - Виртуаль түгел, конкрет эш таләп ителә. Закончалык бар, бары хокукый практиканы гына файдаланасы кала".

Соңгы елларда агросәнәгать комплексында шактый уңай үзгәрешләр булды. Терлекчелек биналарын реконструкцияләүгә, аларны югары технологияле сөт саклау җайланмалары белән тәэмин итүгә, югары репродукцияле орлыклар белән эшкә, минераль ашламалар сатып алуга һәм башкаларга саллы акча сарыф ителгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов чыгышында сүз шулар турында барды. Шул ук вакытта, дип ассызыклады Нуриев, авыл хуҗалыгы производствосында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрү өстендә эшләү зарур. Ришвәтчелеккә каршы юнәлтелгән эш тел мактануларга корылмаска, моңа кадәр хәвефле саналган өлкәдәге эшләр торышын яктыртырга тиеш, диде район советы рәисе әлеге темага мәгълүматны тыңлаганнан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев