Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Сабантуй: кыр батырлары менбәре

Кичә Какылы Күл авылы янында район Сабан туе узды. Бетмәс-төкәнмәс агым булып килүче машиналарга утырган бәйрәм кунакларны, мөгаен, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф биләгәндер. Чөнки иртәдән үк җир йөзенә кояш елмаеп чыкты.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев, Сабантуйны башлап, ютазылыларны һәм кунакларны сабан бәйрәме белән тәбрик итте, авыл халкына армый-талмый хезмәт иткән өчен зур рәхмәтен белдерде. Изге гадәт буенча, ул язгы кыр эшләрендә аерылып торган хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырды. Фидакарьләр сафында бу көнне Әсгать Абдуллин җитәкчелегендәге Тукай исемендәге җаваплылыгы чикле җәмгыятен, Нәсим Вәлиев җитәкчелек итүче "АгроМир" җәмгыятен, башлыгы Илдус Нәбиуллин булган "Нәбиуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгын күрергә мөмкин булды. Әлеге хуҗалыклар мактаулы беренче өч урынны яуладылар, ә "Нәбиуллин" КФХ башлыгына Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды. Фермерлар арасында
Салават Сәүбәнов иң яхшысы дип табылды. Ул да шундый ук бүләккә лаек булды. Икенче урында - фермер Рөстәм Вәлиев. Сабантуй мәйданына үз бурычларын намус белән башкарган район механизаторлары чакырылды. Беренче урынга чыккан "АгроМир" җәмгыятеннән Рөстәм Кәримов акчалата премия белән бүләкләнде. Икенче урын Кәрәкәшле җәмгыятеннән Ришат Шәрифуллинга бирелде. Мактаулы өченче урынга "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Фаил Вәлиев лаек булды. Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазы филиалы укучысы Диаз Вилданов - яшь кыр батыры."Таң" җәмгыятеннән склад мөдире Наил Әхмәтов район башлыгының мактау грамотасы белән билгеләнде. Чәчү кампаниясендә аерылып торган җирбагарлар "Таң" җәмгыятеннән Рөстәм Абдуллин, "Игенче" җәмгыятеннән Шамил Фәррахов, "Заря" җәмгыятеннән Раил Заһидуллин, Тукай исемендәге җәмгыятьтән Рамил Әхмәтҗанов, "Уңыш" җәмгыятеннән Фәнил Мәҗитов, "Вафауллин" хуҗалыгыннан Фәнис Миннегулов, "Тимербаев" хуҗалыгыннан Ринат Фәррахов акчалата премияләргә лаек булдылар.

Терлекчелек продукциясе җитештерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән машина белән саву операторлары да үз бүләкләрен алдылар. Бу көнне мәйдан өстендә тулаем 2723 центнер сөт савып алган "АгроМир" җәмгыяте савымчысы Гүзәл Шәрифуллина, 1662 центнер сөт җитештергән "Уңыш" җәмгыяте терлекчесе Светлана Сабитова, савымы 1322 центнер тәшкил иткән Тукай исемендәге җәмгыятьтән Әнисә Габитова исемнәре яңгырады. Кояш белән бергә кузгалып фермага, терлекләре янына ашыгучы "Таң" җәмгыятеннән Сөмбелә Ибраһимова, "Игенче" җәмгыятеннән Флорид Зарипов, "Кәрәкәшле" җәмгыятеннән Резеда Нәгыймова, "Вафауллин" хуҗалыгыннан Владислав Давлитов, "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Ираида Погорелова, "Тимербаев" хуҗалыгыннан Елена Мофаздалова һәм "Әхмәтшин" хуҗалыгыннан Елена Даниленко котландылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдиновка ияргән кыр батырлары һәм ферма уңганнары мәйдан әйләнеп, кунакларны сәламләделәр, ә кунаклар исә аларга кайнар алкышлары аша рәхмәтләрен белдерделәр. Мәйдан өстенә бәйрәм флагын күтәрү хокукы 2013 елның кыр батыры Р. Кәримовка һәм яшь механизатор Д. Вилдановка бирелде.
Дугаларына бәйләнгән кыңгыраулар зыңын еракларга таратып, мәйданга бәйрәмчә бизәлгән тройкалар керде. Берсеннән-берсе матур атлар, арбаларына утырган егет һәм кызларның дәртле җырлары тамашачыларга тагын да күтәренке кәеф өстәде. Сабантуй кызганнан-кызды. Төп сәхнәдә республиканың атказанган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар үз концертларын башлап җибәрде. Кече сәхнәгә үзешчәннәр күтәрелде. Мәйданның төрле почмагында спорт ярышлары һәм уеннар старт алды. Иң җитезләр һәм елгырлар авыш һәм туры баганага менүдә, аркан һәм таяк тартышуда, капчык белән сугышуда, кашыкка йомырка салып, сулы чиләкләрне көянтәгә элеп, капчык киеп йөгерүдә көч сынаштылар, теләге булганнар чүлмәк ваттылар, шаяннар катыкка битләре белән капланып, тәлинкә төбеннән акча эзләделәр.
Ә бу вакытта ат "җене" кагылучыларны икенче мәйданга чакырдылар. Ат чабышлары башланырга санаулы минутлар калып килә иде. Мөгаен, бу милли бәйрәмебезнең иң күркәм күренешләренең берседер. Җилдән җитез чапкан атлар арасыннан финиш сызыгын беренче булып "Сәүбәнов" хуҗалыгыннан килгән Фейрик кушаматлы айгырда Илфат Сабиров узды. Аның артыннан ук "АгроМир" җәмгыятенең Гуле биясендә Илназ Мөхәммәтшин килде, призерлар өчлеген Бәйрәкәтамак авылыннан Җан кушаматлы атында Руслан Гатауллин йомгаклады. Юртаклар арасында Олег Васильевка тиңнәр табылмады. Ул "АгроМир" җәмгыятенең Липтон кушаматлы айгыры белән финишка беренче булып килеп җитте. Икенче урында - Башкортстан Республикасының Шаран районыннан Тетчер кушаматлы биядә килгән Атали Якупов. Мактаулы өченче урынга "АгроМир" җәмгыятеннән Виталий Васильев һәм аның Недотрога кушаматлы биясе лаек булды.
Көрәш... Кыю йөрәкле, нык бәдәнле ир-егетләребез җыелган келәм өсте җанатарлар авызыннан гөрләп торды. Кайсы гына Сабантуй әлеге борынгыдан килгән спорт төреннән башка уза микән?! Нәкъ менә шушы бәйрәм көнне мәйдан уртасына үз көчләрен сынап карарга олысыннан алып кечесенә кадәр төрле яшьтәге көрәшчеләр чыга. Әйтик, 12 яшькә кадәрге балалар арасында Каразирек авылыннан Артур Марченко җиңү яулады. Бәйрәкә авылыннан Рәмзил Сәләхов, Илдар Фатыйхов, Урыссудан Николай Ерыганов, Рөстәм Садыйков үзләренең бил бирмәс көрәшчеләр булуларын тагын бер кат таныттылар. Аксакаллар арасыннан Акбаштан Наил Хөснетдинов беренче урынны алды. Көрәш кызганнан-кызды, Сабантуй үз батырын эзләде. Һәм менә, ниһаять, аның исеме билгеле булды. Ул - "Батыр" спорт комплексының милли көрәш буенча тренеры Илдар Алтынбаев. Р. Нуриев районыбызның иң көчле көрәшчесенең иңнәренә тәкә салды һәм өр-яңа автомобильдән ачкычлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев