Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Сафландырылган суда коену

Шимбә көнне әбсәләм карьеры пляжы янында моңарчы күрелмәгәнчә кеше күп җыелган иде. Монда христианнарның кышкы су коену бәйрәмнәре оештырылган иде.

Алланы чукындыру яисә икенче төрле Аллахның барлыкка килүе - христианнарның иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Чөнки Иисус халыкка тугач түгел, ә чукынганда танылган дип күрсәтелә.
Крест формасындагы бәкене бәйрәмнең алдагы көнендә үк ясаганнар иде инде, ә шул ук төнне храмның настоятеле Роман атакай Урыссуның Изге Николай храмында суны сафландырды. Бәкедәге суны исә ул көндезге сәгать уникедә үк сафландырды. Сафландырылган суда коенып чыгарга һәм кылган гөнаһлардан арынырга теләүчеләр һәрвакыттагыча бихисап иде. Бәхеткә, суыклар бәйрәм алдыннан чигенергә өлгерде. Көн дәвамында монда ютазылылар гына түгел, ә күрше республикадан да коенырга теләүчеләр килгән иде, шулай ук суык су яратучы "морж"-лар да бу көнне бик рәхәтләнеп су коендылар. Елдан елга коенучылар саны арту бик сөенечле хәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев