Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Үсентеләрне саклау мөһим

Район җитәкчелеге белән традицион оператив киңәшмәдә бүгенге көндә актуаль тема - район торак пунктларын яшелләндерү темасы тикшерелде.

Районны яшелләндерү турында мәгълүмат белән инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Фәнис Нәбиуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул соңгы өч елда районда яшелләндерүгә карашның тамырдан үзгәрүен билгеләп үтте. Моңарчы, 15 ел элек, халык һәр карт агачны саклаган булган. Ә бүген район хезмәтләре мондый агачларны кисүгә заявкаларны башкарып өлгерә алмыйлар. Чөнки ютазылылар карт агачлар урынына яшь үсентеләр барлыкка килүен күрә. Бу эш алып барыла һәм дәвам итәчәк. Фәнис Мәгъсүм улы, үсентеләр утыртуның перспектив планы массакүләм һәм аерым утыртуны үз эченә алуын билгеләп үтте. Мәсәлән, яңа мөселман зираты янындагы юлга параллель рәвештә тиздән юл буе полосасы барлыкка киләчәк. Яңа үсентеләр Солнечный микрорайоны Восточный урамының уң ягында, Кымыз Тауда һәм "Энергия" стадионының парковкасы артында утыртылачак. Бу юнәлештә зур эш яңартылган Пушкин урамында күздә тотыла. Биредә, планлаштырылганча, миләш агачы утыртылачак. Урыссу урамында исә пирамидаль тупыллар күркәмлек өсти. Аларны урам периметры буенча утыртып бетәчәкләр. Аерым утырту мәдәният йорты яны территориясендә һәм Урыссу бистәсенең балалар паркында мөһим. Парк территориясендә ГРЭСка якын урында агачлар бөтенләй юк. Биредә район җитәкчелеге юкә үсентеләре утырту планлаштырыла. Район башлыгы үсентеләрне вакытында сугаруга һәм тәрбияләүгә игътибар юнәлтте. Рөстәм Нуриев чыгышны түбәндәгечә шәрехләде: "Без күпме агач утыртуыбыз белән түгел, ә күпмесен саклап калуыбыз белән горурланырга тиешбез". Район җитәкчелеген үсентеләрнең яхшы саклануы куандыра - район буенча бары 29 югалту.
Укучыларның башлангыч дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Мәрданов чыгыш ясады. Ул бердәм дәүләт имтиханнарын һәм тугызынчы сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча җентекле отчет тәкъдим итте. Мәктәпләр буенча саннар күрсәтте. Нәтиҗәләр ясарга иртә, дип саный Илшат Камил улы. Рәсми нәтиҗәләрне көтү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X