Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Сез укыгыз, без сезне көтәрбез

Урыссу үзәк район хастаханәсендә 2 февраль көнне медицина юлыннан китәргә карар иткән өлкән сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде.

Очрашу "Ак халатлы фәрештәләр" медицина фестивале кысаларында узды. Чарага Иске Каразирек, Ютазы, Димтамак мәктәпләре һәм Урыссу гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучылары килгән иде. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Р. Фатыйховукучыларны Казан дәүләт медицина университеты факультеты, район һәм республиканың сәламәтлек саклау системасы белән таныштырды, җыелучыларның сорауларына җавап бирде. "Әгәр дә сез һөнәр сайлагансыз һәм медицина вузына керергә карар иткәнсез икән, укуы җиңел булмаячагын аңларга тиешсез, яхшы укырга күнеккән кешегә тагын да авыррак булачак. Әмма белем алуы бик кызыклы. Дәвалау эше, педиатрия һәм медицина-профилактика, медицина биофизикасы һәм биохимиясе факультетларында уку - алты ел, стоматология һәм фармацевтика факультетларында - биш ел. Аннары интернатура, ординатура китә. Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсендә педатр, терапевт, окулист, анестезиолог вакансияләре бар. Укыгыз, һөнәр алыгыз һәм туган районыгызга белгечләр булып кайтыгыз. Эш шартлары һәм әһәмияте аз булмаган хезмәт хаклары бездә начар түгел. Шул ук вакытта район җитәкчелеге дә медикларга төрлечә ярдәм күрсәтә: мәсәлән, камилләшкән җайланмалар сатып алырга, ремонт эшләре уздырырга булыша, табибларның яшь гаиләләренә килешү мөнәсәбәтләрендә торак тәкъдим итү очраклары бар һәм башкалар. Кыскасы, сез укыгыз, без сезне көтәрбез", - дип тәмамлады үз чыгышын Ринат Габдулла улы.
Җыелучыларга Казандагы иң борынгы театрларының берсе - анатомия театрының видеопрезентациясе тәкъдим ителде. Аның бинасында "Бу үлемнең яшәргә шатланып ярдәм итә торган урыны", - дип язылган. Җыелучылар киләсе елда үзенең 200 еллыгын билгеләп үтүче Казан дәүләт медицина университеты һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе видеоматериаллары белән таныштылар. Ахырда баш табиб укучылар сорауларына җавап бирде. Алар исәбендә вузга керүгә булышлык һәм киләчәктә районда практика үтү белән бәйлеләре дә бар. Әлеге сорауларны, дип билгеләп үтте Фатыйхов, һәркем белән аерым тикшерү максатка ярашлы. Тулаем алганда, очрашу укучыларның белемнәрен арттыруга булышлык итте, конструктив юнәлештә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X