Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Шәхси секторда янгыннар кимегән

Тугыз ай нәтиҗәләре буенча, үзебездә җитештерелгән төяп җибәрелә торган продукция күләме 2 миллиард 77 миллион сум тәшкил иткән.

Бу турыда сүз бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре белән атна саен уздырыла торган, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова рәислегендә узган ки-ңәшмәдә барды. Оператив киңәшмә күңелле хәбәр-дән башланды. Район ветеринария берләшмәсе белгече Миләүшә Фаздуллинага район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды. Соңыннан территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Алсу Фәйсханова районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хәбәр белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул сәнәгать производствосы индексының 104,6 процент тәшкил иткәнлеге турында хәбәр итте. Агымдагы елның тугыз аена төп авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча авыл хуҗалыгы производствосы продукциясенең күләме - 532 миллион 253 мең сум, бу исә, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 110 процент тәшкил итә.

Районда эшкә яраклы халыкның төп керем чыганагы булып хезмәт хакы исәпләнә. Статистика мәгълүматлары буенча, район предприятиеләрендә һәм оешмаларында агымдагы елның беренче октябренә бер хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы 16 531,5 сум тәшкил иткән, бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 111,5 процент.

Яшәү сыйфатының төп берәмлекләренең берсе - халыкның кереме, дип яңгырады киңәшмәдә. 2012 елның отчет вакытына кеше башына керем 8489 сум (2011 елга - 7214 сум) тәшкил иткән.

Киңәшмәдә шулай ук янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илһам Сәхибгәрәев тә чыгыш ясады. Ул районда янгыннар санының ике очракка артуын ассызыклап узды. Шәхси секторда исә янгыннар саны кимегән. Мунча һәм сарайларның кабыну дәрәҗәсе исә элеккечә калган. Агымдагы елда янгын чыгу вакытында һәлак булучылар ачыкланмаган (2011 елда - биш кеше). Янгын сүндерүчеләргә шулай ук янган үлән сүндерергә чыгарга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X