Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Шундый егетләр булганда

Үткән атна ахырында район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев, өч йөз тонна иген суктыруга ирешүчеләрне хөрмәтләү өчен "Кәрәкәшле" һәм "Уңыш" җаваплылыклары чикләнгән җәмгыятьләрендә булды.

Кояш күтәрелде. Ә безнең машина бормалы юллар аша кыр станы геройлары янына юнәлде. Менә алар, тузаннан һәм кояштан каралган җирбагарлар, агач күләгәләре астына утырдылар. Ә алар хөрмәтенә җирле агитбригада башкаруында җырлар яңгырады. Рөстәм Мидхәт улы игенчеләргә иң изге теләкләрен җиткерде һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Матди дәртләндерү чарасына бу көнне "Кәрәкәшле" ҖЧҖ комбайнчылары - 505 тонна ашлык суктырган Нәфис Миңнегалимов, 1062 гектардагы бөртекле культураларны теземнәргә салган Ришат Әхмәтҗанов, суктырылган игене 316 тонна тәшкил иткән Нәфис Хәйдәров һәм 302 тонна икмәк суктырган Мөхәммәт Вәлиев лаек булдылар. "Уңыш" ҖЧҖдан 342 тонна бөртекле суктырып алган Илдар Галиев премиягә лаек булды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев кыр батырларын тагын бер тапкыр уңышлы урып-җыю барышы белән җылы котлады һәм әлеге башлангычның дәвамлы булуына ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев