Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Солнечный фундаменты ныгый

Узган сишәмбе, 13 март көнне, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары З. Рәшитова рәислегендә Солнечный микрорайонын төзү соравы буенча киңәшмә узды.

Урыссу бистәсендә яңа микрорайон төзелеше куәт җыя, дип билгеләп узды инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе В. Хәбибуллин. Нигездә, кар һәм яңгыр сулары канализациясен ясау буенча эшләр алып барыла. Газлаштыру соравы хәл ителгән диярлек: подряд оешмасы белән килешүләргә кул куелган. Һаваның даими температурасы урнашкач та, әлеге юнәлештәге эшләр башланачак. Тулаем алганда, киңәшмәдә сүз зур эш объемы үтәлгәнлеге, графиктан соңга калулар булмавы һәм, юлларны язгы вакытка япканчы, стеналарны салу өчен бөтен кирәкле төзү материалларын булдыру кирәклеге турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев