Спринтер узышында - беренче
Җәлил бистәсендә чаңгыда узышу буенча ТР җәйге чемпионаты узды.
Ярышка килгән 25 команда һәм 200дән артык катнашучы арасында Ютазы чаңгычы-узышчылары команда зачетында өченче урын алдылар һәм өченче дәрәҗәдә кубок белән бүләкләнделәр.
1994-1995 елларда туган өлкән яшүсмерләр арасында Ирек Кәрипов (сурәттә) шәхси зачетта чаңгы роллерларында спринтер узышында ирекле стильдә ярышып, "алтын" медаль яулады. Яшүсмерләр "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә укытучы-тренер Таһир Гыйздетдиновта шөгыльләнәләр.
Күптән түгел Октябрьский шәһәрендә Башкортстан Республикасының чаңгы узышуы буенча җәйге чемпионаты узды. Һәм Ирек тагын "алтын" медаль яулады. бу юлы ул 1994-1995 елларда туган яшүсмерләр арасында чаңгы роллерларында 10 чакрым озынлыктагы дистанцияне ирекле стильдә узып, беренче булды. "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгычылар командасы да уңышлы чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев