Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Тагын бер кат имтиханнар турында

Башкарма комитет җитәкчесе А. Подовалов җитәкчелегендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.

Мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов мәктәпләрдә кадрлар белән булган проблемага тукталды һәм бүгенге кадрлар составына анализ ясады. Аның докладыннан күренгәнчә, бүгенге көндә район учреждениеләрендә 312 педагог эшли, шуларның 277е - укытучылар, аларның 77 проценты - югары (Татарстанда 86,04 процент), 23 проценты (Татарстанда 13,96 процент) урта һөнәри белемгә ия. Категорияләргә килгәндә, югары квалификацион категорияле укытучылар - 8,1 (Татарстанда 11,6 процент), I категорияле - 41,9 (42,7), II категорияле педагоглар 26 (21,4) процентны тәшкил итә, укытучыларның 24 процентының (22,6) бернинди дә категориясе юк. Эш стажларына килгәндә, укытучыларның 48 проценты егерме һәм аннан да күбрәк ел эшли. Анализга нәтиҗәгә ясап, Сергей Александрович түбәндәгеләрне җиткерде: " Эшл стажлары 20 елдан артык булган укытучыларыбыз күп, югары һәм I категорияле укытучыларыбыз да шактый. Шулай булгач, район мәктәпләрендә укыту сыйфаты да яхшы булырга тиеш. Ә бездә киресенчә". Алга таба укытучылар тапшырган БДИ нәтиҗәләрен анализлап, 70тән дә азрак балл җыйган педагоглар мәктәптә эшләргә тиеш түгел, дип сүзен йомгаклады җитәкче.

Мәгариф бүлеге белгече Наталья Анисимова 11 сыйныфлар өчен март башында узган БДИ нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләре буенча, рус теле фәненнән математикага карый билгеләр яхшырак.

А. Подовалов анализ ясап, калган ике ай - укучылар һәм укытучылар өчен дә математика һәм рус теле буенча җиң сызганып эшләү вакыты, шимбә көнне дүрт сәгать өстәмә әзерләнү дә шундый максаттан чыгып куелды, дип белдерде.

Киңәшмәдә, шулай ук, Ютазы мәктәбе директоры Ә. Ямалетдинов, Подгорный мәктәбенең 9 сыйныф җитәкчесе Г. Хисаметдинова һәм Урыссу гимназиясенең 11 сыйныф җитәкчесе Р. Зиннәтуллина чыгыш ясадылар. Киңәшмә ахырында Андрей Николаевич "Кайда тусам, шунда файда китерәм" программасы буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә лекцияләр әзерләп, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар алдында чыгыш ясарга кирәклеген искәртте. Чөнки бу программаның эшен мин әлегә күрмим, дип йомгаклады киңәшмәне ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X