Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Тагын биш әби йортлы булды

Узган шимбәдә Бөек ватан сугышы ветераннарының тол калган тормыш иптәшләре яңа йортларга күчтеләр.

"Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның гаиләләрен торак белән тәэмин итү" Указы һәм Федераль законы нигезендә, Урыссу бистәсендә ике гаилә, Яңа Каразирек, Ташкичү һәм Ютазы авылларында берәр гаилә үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Сугыш ветераннары толлары: Вера Федоровна Иванаевскаяга, Александра Александровна Горбачевага, Каразирек авылыннан Гамилә Фәхрәзеддин кызы Мөхлисовага, Ташкичү авылыннан Закирә Шәфигулла кызы Хәфизовага һәм Ютазы авылыннан Гамилә фәррәхетдин кызы Зәбировага яңа йортлардан ачкычлар тапшырылды.
Әлеге әбиләребез үзләре дә сугыш елларында фидакарь хезмәт куйган тыл ветераннары. Үз чиратында район җитәкчеләре аларга исән-имин тагын озак еллар шушы күркәм йортларда, балалар һәм оныклар белән кадер-хөрмәттә яшәүләрен теләделәр, һәр-берсенә тузан суырткыч бүләк иттеләр. Яңа йорт хуҗалары да район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, шундый игътибар күрсәтүләре өчен алар республика, район җитәкчеләренә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев