Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Татарстанныкын сайла!

Кибет киштәләрендә чит ил тауарлары күләме кимеде дип, бүген кем генә сәүдә нокталарыннан буш сумка белән әйләнеп кайта икән? Мөгаен, ифрат та тәмле тамаклар гынадыр.

"Үзебезнекен сайла - Татарстанныкын сатып ал!" - республика медиаакциясенең яңа этабы дәвам итә. Оештыручылар фикеренчә, әлеге проект үз илебездә, үз җиребездә барлыкка китерелгән продукциягә хаҗәт барлыгын тою җитештерүчеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч уятуга, кулланучылар белән ике арадагы дуслык мөнәсәбәтен арттыруга, ныгытуга нигез булып тора.

Ютазы районы биләмәләрендә ашлык, узган елларга караганда, ким үстерелмәде. Районда аны, кирәк икән югары, телисең икән, беренче сортка тартып бирә алырдай тегермәннәр эшли. Димтамак авыл җирлегендәге агропредприятиеләрнең берсендә урнашкан ярма цехы да елына 300 тоннага кадәр продукция җитештерергә сәләтле. Шул ук җирлектә бик тиздән тагын бер ярма цехы файдалануга кертеләчәк.

Соңгы елларда фермаларны камилләштерү максатында зур чаралар күрелде. Тырыш хезмәт заяга китмәде, чимал шактый урыннардан җитештерүчегә югары сыйфат белән озатыла. Үзебезнең терлекчеләр сауган сөтне Урыссу бистәсе кибетләреннән дә юнәтергә була. Шулай ук итне дә. Һәм төрлесеннән. Кирәк икән, сыер, кош ите, хәтта деликатес булып исәпләнүче күркә итенә дә хәзер кыилык юк. Кош-кортны тере килеш тә сатып алырга була. Ә инде бәйрәм табынына тозланган, какланаган каз, үрдәк түшкәләрен эзләп, башка төбәкләргә чыгасы да юк.

Кече фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре кәбестә үстерү белән беренче елларын гына шөгыльләнмиләр. Бүген дә аларның биләмә һәм бакчаларыннан кайсын телисең, шунысын сайлап алырга була. Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә яшелчә үстерүче эшмәкәр үз продукциясен махсус лабораториядә тикшерткән. Нәтиҗәдә ул җитештерә торган кыяр һәм помидор шултиклем экологик яктан сәламәт булып чыккан ки, аны әлеге оешма белгечләре һич курыкмыйча яшь балаларга да ашатырга ярый дип белдергәннәр. Кече эшмәкәрлеккә бирелгән затлар арасында бүген бәрәңге үстерүгә хирысланып китүчеләр дә юк түгел. Соңгы ярминкәдә генә дә фермерларның берсе үзе үстергән "икенче" икмәкне сатып, 20 мең сумга кадәр табыш ясаган. Шулай булгач, нинди шартларда үстерелеп һәм саклануы билгесез булган диңгез аръягыннан кайтарылган тәм-томга кызыгасы да юк. Үзебездә бар да бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев