Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Техника әзерлеге тикшерелде

Узган атна ахырында район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ашлык уру техникасын һәм ындыр табакларын кабул итү узды.

Составында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы инженер-техник тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Ришат Насыйров, Россия авыл хуҗалыгы үзәге начальнигы урынбасары Мискат Нәбиев булган комиссия ашлык җыю комбайннарының уракка һәм ындыр табакларының икмәк кабул итәргә әзерлеген тикшерде.
Кабул итү "Уңыш" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән башланды. Монда, комиссия эшен башлаганда, тулы куәткә ашлык сугу бара һәм өч комбайнның икесе кырда иде. Шуңа карамастан, комиссия әгъзалары һәр комбайнны җентекләп тикшерделәр. Герметиклаштыруга гына түгел, комбайнның һәр механизмын көйләүгә, кул астында булырга тиешле инструментлар, аптечка, янгын сүндергеч, саклык япмасы (куркынычсызлык техникасы таләпләре), шулай ук комбайнчы таныклыгы булуга җитди игътибар бирелде. Моннан тыш, комиссия һәр хуҗалыкта эш планнарын тикшерде, хезмәт хакы, эшләр торышы белән кызыксынды.
Инспекция узган башка хуҗалыкларда, аерым алганда, "Кәрәкәшле", Тукай исемендәге, "Таң", "Нур-Агро" исемендәге җаваплылыклары чикле ширкәтләрдә комбайннар урак чорына техниканы әзерләүне төгәлләү сызыгында торалар. Кыр корабларын басуга чыгаруда тоткарлыклар юк, барлык хуҗалыклар графикка сыеша. Эш тулы көченә бара, запас частьләр белән тәэмин итү йөз процент тәшкил итә, һәр комбайн комбайнчыга беркетелгән, дип билгеләп узды район авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Азат Мәхмүтов.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре сүзләре буенча, район буенча тагын 11 комбайнны сафка бастыру зарур. Ашлык суктыруда, хуҗалыкларга кайтасы тагын ике яңасын кертеп, 51 комбайн катнашачак. Мондый куәтләр, кабул итү барышында билгеләп узылганча, 20 000 гектардан артык бөртеклеләрне вакытында җыю өчен җитәрлек түгел. Шуңа күрә һәр берәмлек техниканы тулысынча җәлеп итү, вакытның һәр минутын файдалану зарур.
Комиссия тикшерүдән соң нәтиҗәләр ясады: "Икмәк җыю техникасын һәм ындыр табагын әзер-ләүдә иң яхшы әзерлек - "Уңыш" җәмгыятендә. Җаваплы чорга "Нур-Агро" ҖЧҖ дә ышанычлы әзерләнә. Башкаларга да калышмыйча, урак өстенә вакытында һәм йөз процентлы әзерлек белән тотынырга кирәк. Бер бөртек тә югалырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев