Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Түгәрәк өстәл артында очрашу

Узган атнада Урыссу үзәк район хастаханәсендә "Мәҗбүри медицина иминиятләве системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" темасына түгәрәк өстәл утырышы үтте.

Иминиятләү медицинасы һәм Урыссу хастаханәсе җитәкчелеге вәкилләре, иминиятләнгән затлар катнашында түгәрәк өстәл артында җыелуның төп максаты булып медицина ярдәмен алганда, мәҗбүри медицина иминиятләвендә иминиятләнгән гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту буенча бергәләп карарларны кабул итү тора.
Очрашу Урыссу хастаханәсенә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча "Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясенең белешмәсе белән таныштырудан башланды. Мәсәлән, 2012 елның 1 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр иминиятләү компаниясенә Урыссуның район хастаханәсендә хезмәт күрсәтү сораулары белән 92 иминиятләнгән кеше мөрәҗәгать иткән. Зур өлеш, аерым алганда, иминиятләнгән затлардан килгән мөрәҗәгатьләрнең 76 проценты акчаларны кайтаруга кагыла. Моңа үткәрелгән тикшерү, офтальмологик операция, стационарда дәваланганда зур суммага дарулар алу, түләүсез тикшерү турында мәгълүмат бирүдән башка түләүле тикшерүгә җибәрү, ташламалы рәвештә дарулар белән тәэмин итү, пациентларны йөртү өчен транспорт өчен акчаларны кайтару һәм башка сораулар кертелгән. Язмача бирелгән биш шикаять теркәлгән, шуларның берсе - медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатына, дүртесе - мәҗбүри медицина иминиятләве программалары буенча медицина ярдәме өчен акча алуга кагыла. Судка кадәр пациентка акча кайтару белән бер бәхәсле очрак канәгатьләндерелгән. Бу иминиятләү медицина компаниясе адресына килгән шикаятьләрнең әле тулы исемлеге түгел.
Шунысын билгеләп үтәбез, түгәрәк өстәл артында очрашулар бөтен районнарда да узмаган әле. Көньяк-көнчыгыш районара үзәк директоры урынбасары Инна Рябинина билгеләп узганча, медицинада билгеле бер проблемалар бар. "Безнең бурыч - теге яки бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә, моннан чыгу юлын дөрес табарга тырышу", - дип ассызыклады ул. Урыссу хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов, аның урынбасары Сергей Николаев һәм Юлия Әскәрова, көньяк-көнчыгыш районара үзәк директоры урынбасары Инна Рябинина, Баулы районында һәм Баулы шәһәрендә "Ак Барс-Мед" "Иминиятләү компаниясе" ҖЧҖ филиалы директоры Гөлсәрия Хәбипова, "Ак Барс-Мед" Иминиятләү компаниясе" ҖЧҖ филиалының вәкаләтле баш белгече Надежда Тюрина, "Таттехмедфарм" ДУПның 85 санлы үзәк район даруханәсе вәкилләре һәм иминиятләгән затлар катнашында узган очрашуда бу көнне пациентлар өчен көн кадагында булган шактый сораулар күтәрелде. Хастаханә җитәкчелеге, иминиятләү компаниясе вәкилләре аларга тулы җаваплар кайтарды. Ахырда якын киләчәктә мондый очрашуларны ел саен уздыру теләге белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев