Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Төп басым – терлекчелеккә

"Вафауллин" КФХ базасында терлекчелек буенча чираттагы семинар-киңәшмә узды. Көн кадагында малларның кышлавы, терлекчелек продукциясе күләме һәм аны сату булды.

Шуны исегезгә төшерәбез, быел "Вафауллин" крестьян-фермер хуҗалыгы Ютазы җирләрен эшкәртү бурычын үз өстенә алды. Кайчандыр ташландык терлекчелек биналары шулай ук әкренләп үз "хуҗаларын" таба. Якын киләчәктәге планнарында - яңа технологияләр кертеп, 200 башка исәпләнгән сыер абзарын яңарту. Биредә инде каплату чоры алдындагы 98 тана һәм 86 баш буаз тана асрала, апрельдә аларның бозаулаулары көтелә, шуннан соң терлекләр, савым сыерлары буларак, биредә калачак. Хуҗалык терлекчелек продукциясен җитештерү буенча махсуслашуга курс алачак. Шуны билгеләп узабыз, Ютазы бригадасы дип аталган хуҗалык "Вафауллин А. А." крестьян-фермер хуҗалыгы итеп рәсмиләштереләчәк. Бүгенге көнгә Ансель Альберт улы лизинг-грант буенча сөт танк-суыткычы откан, ул яңартылган фермада урнаштырылачак.
Алма-Ата җирләрендә урнашкан "Вафауллин Альберт әнәл улы" КФХсына килсәк, район башлыгы Рөстәм Нуриев, тулаем алганда, аның директоры эшчәнлегеннән канәгатьлек белдерде. Терлекләрне асрау шартларын карау процессында җыелганнар малларның кышлау барышы белән дә таныштылар. Биредә, тудыру боксында, яңа туган бозаулар асрала, чөнки, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Гайнетдинов аңлатуынча, бозауларга алар тугандагы микроклиматны саклау әһәмиятле. Эштә кимчелекләр дә бар. Әмма эшләмәгән кеше генә ялгышмый, дибез билгеле әйтемне үзгәртеп. Хуҗалыкта яшь терлекләрне, тулаем алганда, малларны саклап калу белән проблемалар бар, баш санын арттыру буенча максатлы эш алып бару мөһим.
Җыелучылар шулай ук җитештерелгән продукциянең сыйфаты һәм аны сату, көтүлекне яңарту, терлекләрне саклап калу, программа бурычын үтәү сорауларын тикшерделәр. Мәсәлән, 11 ай эчендә район буенча 12 733 тонна сөт сатылган, керем 16 725 мең сум тәшкил иткән, бу исә, узган ел белән чагыштырганда, 108,4 процентка күбрәк. Быел күләмнәр дә зуррак, җитештерелгән продукция сыйфаты да югарырак, дип ассызыклап узды район авыл хуҗалыгы идарәсе производство-маркетинг бүлеге консультанты Марсель Зарипов. Уртача бәя 12 сум 62 тиен тәшкил иткән, республика буенча әлеге күрсәткеч 11 сумнан чак кына артык. "Вафауллин" КФХда 11 ай эчендә 723 тонна сөт сатылган. Район башлыгы билгеләп узганча, савым көтүлеген күбәйтү зарур.
Сатыла торган сөтнең чиреге, ягъни 25 проценты, югары сорт белән тапшырыла. Бу исә быелгы җәйдә алты ферманы яңарту аркасында тормышка ашкан, район бюджетының финанс ярдәме, заманча җиһазлар урнаштыру һәм югары технологияләр кертү ярдәмендә әлеге эшне башкарып булган. Аграрчылар алдына әлеге күрсәткечне 75 процентка кадәр үстерү бурычы куела, бу исә калган хуҗалыкларның терлек биналарына югары технологияле җайланмалар урнаштыру очрагында тормышка ашырылачак.
Мәсәлән, 2013 елга "Таң" ҖЧҖда 200 баш терлеккә, Какылы Күл бүлегендә яңа сыер абзары төзеләчәк "Игенче" ҖЧҖда - 100 баш терлеккә каралган ферманы яңарту планлаштырыла, "Кәрәкәшле" ҖЧҖда яңартылу уздырылып, тагын бер 200 баш терлеккә исәплән-гән фермада яңа Европа технологиясе кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев