Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Ютазы районына эш визиты белән килде

Агымдагы атнада районга эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.

Ютазы районындагы эш көнен Зарипова район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашудан башлады һәм шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте. Урыссу бистәсеннән Зөлфия Әхмәтшина пенсионерлар өчен санаторий-курорт дәвалануларга юлламаларның аз бирелүенә басым ясап, министрга аларның күләмен арттырып булмыймы дип мөрәҗәгать итте. Шифаханәләргә юлламалар беренче чиратта республика бюджеты мөмкинлегеннән һәм районда пенсионерлар күләменнән чыгып бирелә. Әгәр кайсы да булса районда юлламадан баш тартсалар, без аны шунук икенче муниципалитеттка юллыйбыз, дип җавап бирде кунак. Рәсимә Галиева исә Эльмира Зариповага бик күп пенсионерлар исеменнән мөрәҗәгать итте. Аны, асылда, лаеклы ялга чыккан кешеләрнең "Хезмәт ветераны" исеме алалмавы борчыды.

- "Хезмәт ветераны" исемен бирү өчен ике позиция таләп ителә - ир-атның - 40, хатын-кызның 35 елдан ким булмаган хезмәт стажы һәм ведомство дәүләт бүләге булырга тиеш, - дип аңлатты министр.

Эльмира Зарипова үз ведомствосына караган хезмәт коллективлары белән очрашты. Ул районның социаль яклау бүлеге һәм халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре белән алда торган сәяси вакыйгалар, көндәлек эшләр һәм киләчәккә планнар турында әңгәмә корды. Кунак район башлыгы Рөстәм Нуриев, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, халык мәшгульлеге үзәге директоры Наил Минневәлиев озатуында районның социаль яклау бүлеге бинасында булды. Эльмира Зарипова, асылда, социаль яклау бүлеге бинасын ремонтлауны министрлыкның 2016 елгы планына кертү турында сүз алып барды. Рөстәм Нуриев та бу эштә өлешчә катнашу мөмкинлеген белдерде.

Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының районга эш визиты күңелле миссия белән тәмамланды. Балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасының ул дәрәҗәле кунагы булды. Ипи-тоз, җыр-моң белән каршы алган мәктәп коллективы министрда, әлбәттә, уңай фикер тудырды. Ул үзенең сәламләү сүзендә: "Без бүген Ютазы җирендә талантлар йорты ачабыз. Һәм мин бүгенге якты, матур вакыйгада катнашуыма бик шатмын!" - дип юкка гына билгеләп узмады. Министр зур канәгатьлек хисе белән Балалар сәнгать мәктәбе директоры Варвара Якуповага символик бүләк - саксофон бүләк ите.

Озак көтергән тантананың иң дулкынландыргыч - Балалар сәнгать мәктәбе ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү мизгеле җитте. Күп санлы кунакларның алкышлавы астында ал тасманы район башлыгы Рөстәм Нуриев, республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Балалар сәнгать мәктәбе директоры Варвара Якупова кисте. Кунаклар бинага узды.

...Музыка сәнгате элек-электән үк шәхес тәрбияләүдә зур көчкә ия булган. Мондый тәрбия баланың рухи үсешенә генә түгел, физик үсешенә дә уңай йогынты ясый. Музыкаль тәрбия, иң әүвәл, рухи, әхлакый, эмоциональ һәм, иң мөһиме, милли материаллар нигезендә тәрбия бирүне хуплый. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, милли үзаң үсеп җиткәч кенә тумый, аның җимешләре кеше күңеленә музыка дөньясына кылынган тәүге адымнан, беренче авазлардан ук салына...

Бүгенге мәгариф өлкәсенең балаларга өстәмә белем бирү программасына гына түгел, киң җәмәгатьчелек таләпләренә дә туры килә торган шартлар тудырылган Балалар сәнгать мәктәбендә эшләячәк рәссамчылар, хореография, баянчылар, гитарачылар, крипкачылар, саксофончылар, фортепианочылар һәм башка сыйныфлар белән танышып узган Зарипова, мәктәпнең һәр почмагында яңгырап торган музыка - хисләр теле тылсымына бирелеп, түзеп кала алмады, фортепианода нәфис бармакларын йөгертеп, кыска гына көй уйнап алды һәм уен коралының бик оста көйләнүеннән канәгать калды. Сәнгать йортының чынлап та чын талантлар үстерүгә сәләтлегеннән канәгать калган Эльмира Зарипова, мәктәпнең мактаулы китабының беренче битен ачып, "Кадерле дуслар, тантана белән сезне! Яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәләтле балалар телим! Хәерле юл!", дип үз теләкләрен имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев