Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

"Төзекләндерү" техникалар белән тулысынча тәэмин ителгән

Иҗтимагый оешмалар һәм дини конфессияләр вәкилләренең район башлыгы белән очрашулары вакытында бүгенге көннең актуаль сораулары күтәрелде, элек контрольгә алынган башкарылган эшләр турында тыңланды.

Аерым алганда, узган очрашуда җәмәгатьчеләр Ленин һәйкәленә куелган табличканы тергезү соравын күтәргәннәр иде. Бүгенге көндә, диелде очрашу барышында, һәйкәлне ремонтлауга смета төзелгән, ул 2015 елга - Ленин тууның 145 еллыгына планлаштырыла. Православие зиратын төзекләндерү кысаларында бүгенге көндә карт агачлар киселгән, туфрак китерелгән, аның яртысы җәелгән, кирәкле инвентарь сатып алынган, зиратка юл көн саен чистартыла. Шулай ук элек Урыссу станциясендә икенче һәм өченче тимер юллар аша җәяүлеләр аркылы чыгу урынының булмавы соравы күтәрелгән иде. Пассажирлар аркылы чыгу урыннарын төзекләндерү белән шөгыльләнүче юл часте, аркылы чыгу урынын төзүдән, моны тимер юллар аша салынган җәяүлеләр күпере булуы белән аңлатып, баш тарткан.

Очрашу барышында шулай ук төзекләндерү буенча предприятие куәтенең эшләр күләменә туры килүе турында билгеләнеп үтелде. Ягъни, соңгы вакытта сатып алынган техника тулысы белән юлларны һәм тротуарларны чистарту мөмкинлегенә ия. Моннан тыш, өстәмә техника сатып алгач, ә бу якын киләчәк планнарында, "Төзекләндерү" юлларны ремонтлау буенча эшләр башкара алачак, хәтта асфальт җәю мөмкинлегенә дә ия булачак. Чөнки әлеге эшләргә читтән предприятиеләр җәлеп итү шактый кыйммәткә төшә.

Җәмәгать оешмалары вәкилләре Урыссудагы 3 һәм 4 санлы балалар бакчалары янында тукталучы автомашиналарның авария вәзгыятен тудыруына игътибар юнәлтте. Моңа җавап буларак район башлыгы әлеге учреждениеләрдә автотукталыш өчен мәйданчык төзү планлаштырылуын билгеләп үтте. Очрашу барышында тормышны тәэмин итүнең башка сораулары да күтәрелде. Аларның кайберләре контрольгә алынды, кайберләренә турыдан-туры очрашу вакытында җавап бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев