Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

“Уңайлы мохит” Ютазы мәктәбенә дә килгән

Агымдагы елда район мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасына өч мәктәп - Ютазы мәктәбе һәм Урыссудагы 2 һәм 4 санлы мәктәпләр кертелгән: уку елы башына эшләр тәмамланачак.

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов сүзләре буенча, мәктәптә барлык тәрәзәләр алыштырылган, җылыту системасына ремонт тәмамлануга якынлаша. Моннан тыш, биредә "Уңайлы мохит" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында чикләнгән мөмкинлекле укучылар өчен тулы кыйммәтле каршылыкларсыз мохит булдыру каралган. Киң керү ишекләре, пандуслар һәм култыксалар кую, санитария-гигиена бүлмәләрендә тиешле шартлар тудыру - боларның барысы да инвалид баланың белем алу һәм тулаем җәмгыять тормышында актив катнашу хокукын тәэмин итәчәк.

Урыссудагы 2 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт тәмамлануга якынлаша: тәрәзәләр һәм түбә алыштырылган, канализация системасын алыштыру буенча эш башланган. Спорт залы бинасының түбәсен алыштыру гамәлдә тәмамланган. Биредә шулай ук канализация системасын алыштыру күздә тотыла. Эш сыйфатлы һәм оптималь срокларда башкарыла, дип хәбәр итте мәктәп директоры Светлана Евсеева.

Урыссудагы 4 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә җылыту системасына ремонт ясалган, фасад буялган, ашханәгә һәм беренче катның коридорына кафель ябыштырылган. Канализация системасын һәм ишек алдын ремонтлау күздә тотыла, дип хәбәр итте мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Эльвира Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X