Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Универсиада уты сиңа килде, Урыссу

Бүген ютазылылар өчен куанычлы вакыйга булды - район Бөтендөнья җәйге универсиадасы утының эстафетасын кабул итте.

Бу әһәмиятле чарада Универсиада дирекциясе вәкилләре, безнең районның кураторы - ТРның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова һәм башкалар катнашты. "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы янында район үзәге - Урыссу бистәсенең төп урамнары буйлап Утны алып бару хөрмәтенә лаек булган кешеләр тезелгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов, җыелучыларны сәламләп, әлеге вакыйганың Утны Парижда яндырганнан соң, тапшыру этапларының берсе булуын билгеләп үтте.
- Универсиада уты - планета студентларының бердәмлеге, дуслыгы һәм тынычлыгы символы һәм без аны районыбызда гына түгел, йөрәкләребездә дә кабызуга лаек булуыбыз белән горурланабыз, - диде үзенең сәламләү сүзендә Сәетова.
19 кеше составындагы ютазылылар командасы утлы факелны Урыссу, Ленин һәм Болын урамнары буйлап алып барды. Алар арасында район башлыгы Рөстәм Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, район спорт җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләре бар иде. Эстафета барышын урыссулылар гына түгел, әлеге тарихи вакыйганы күрергә башка шәһәрләрдән һәм авыллардан килүчеләр дә күзәтте.
"Энергия" стадионы Ютазы районы факел алып баручыларын шау-шулы алкышлар белән каршылады. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, барысын да яшьлек, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме белән котлап, республика хөкүмәтенә мондый дөньякүләм масштабтагы вакыйгада катнашу хөрмәте күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Кешеләр сәламәтлеге һәм иминлеге - район җитәкчелегенең өстенлекле бурычларының берсе. Муниципалитет тарафыннан спорт корылмалары челтәрен киңәйтү һәм нәтиҗәле файдалану буенча максатка юнәлешле эш алып барыла. Безнең спортчылар үзләрен төрле дәрәҗәдәге спорт ареналарында күрсәттеләр. Районыбызның спорт корылмалары базасында Халыкара һәм Бөтенроссия әһәмиятендәге ярышлар уздырыла. Спорт мастерына биш кандидат, грек-рим көрәше һәм чаңгыда узышу буенча кандидатлар, беренче разрядлы спортчылар - район спортчылары казанышларының тулы исемлеге түгел. Бүген бездә милли көрәш, йөзү, җиңел атлетика, бокс, футбол, хоккей, чаңгыда узышу һәм гер күтәрү кебек спорт төрләре актив үсеш ала. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тарихи традицияләрне һәм сәламәт яшәү рәвешен планлаштыру максатында районда 2013 ел - Велосипедчы елы дип игълан ителде. Һичшиксез Универсиададагы студентларыбыз, спортчыларыбыз өчен җан атачакбыз.
Стадионның спорт мәйданында кабызылган Эстафета уты Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегенең тагын бер үзәгендә калуы турында хәбәр итте. Әлеге дулкынландыргыч минутларда күп ютазылыларның йөрәкләре районда калган уттан чыккан кайнар ялкыннан яктырып киткән төбәктә яшәүләре өчен горурлык белән тулды. Шуны әйтеп узу арттыру булмас, вакыйгада катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә спорт, мәдәният, тулаем физик тәрбия аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, тән һәм җан матурлыгына мәдхия җырлаучы игелекле илчеләр ролендә чыгыш ясадылар.
Күршеләребез Баулы районы командасыннан кабул ителгән Эстафета уты кичен бөгелмәлеләргә күчте.
Сүз уңаенда. 2012 елда старт алган Эстафетаның беренче этабы биш кыйтганы үтеп тәмамланды. Россия студентлары көнендә 2013 елның 25 гыйнварында алтмыш мең чакрымнан артык озынлыктагы Эстафетаның икенче этабы Владивостокта старт алды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге тантананың шаһиты булды. Көнчыгыштан Көнбатышка күчеп, факел алып баручылар Россиянең 30 зур студентлар үзәгендә булдылар. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрен узганнан соң, Эстафета Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы ачылып, тәмамланачак. Аның соңгы көне - 17 июльдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев