Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсе шәһәргә әверелсен өчен

Күптән түгел Урыссу бистәсе советы рәисе, Урыссу бистәсе башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советы утырышы узды.

Докладчыларны тыңлаганнан соң, депутатлар биш сорау буенча карарлар кабул итте: шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советының 2012 елның декабреннән "2013 елга һәм 2014 һәм 2015 еллардагы планлы чорга Ютазы муниципаль районы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе бюджеты турында"гы 24 санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында; 2014 елга һәм 2015-2016 еллардагы планлы чорга Ютазы муниципаль районы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе бюджеты турында; Ютазы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында; шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш проектын раслау турында; шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советының 2013 елның 8 ноябреннән булган "Ютазы муниципаль районы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсен җылылык белән тәэмин итү схемасын раслау турында"гы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе советының 15 санлы карарын гамәлдән чыгару турында".

Беренче, икенче һәм бишенче сораулар буенча Урыссу бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Вадигуллин докладлары тыңланды; Өченче сорау буенча юридик бүлек начальнигы Руслан Рәкыйпов чыгыш ясады. Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Равшан Хәкимов көн тәртибенең дүртенче соравы белән таныштырып, түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "Җирдән файдалану кагыйдәләрендә территориаль зоналар, шәһәр төзелеше регламентлары билгеләнә, гармонияле тормыш эшчәнлеге, планировка, төзелеш һәм территория төзекләндерү максатында Урыссу бистәсе муниципаль берәмлеге территориясен рациональ файдалану, торак төзелеше, производство, социаль, инженер-транспорт инфраструктурасы программаларын үстерү, табигатьтән сакчыл файдалану өчен шартлар тудыра".

Совет рәисе, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе башлыгы Рөстәм Нуриев бистә советының эшләвен һәм начар эшләмәвен билгеләп узды.

- Бүгенге көндә Урыссу бистәсен төзекләндерү буенча күп эшләр

механизацияәнә,- дип билгеләп үтте үз чыгышында Нуриев, - техника кул хезмәтен алыштыра. Узып баручы ел ахырына кадәр бистә тротуарларын кардан чистартуны җиңеләйтүче тагын бер трактор сатып алу планлаштырыла. Тулаем алганда, барлык билгеләнгән программалар тормышка ашырыла. Урыссу бистәсенең тимер юл артындагы инфраструктурасын үстерүгә килгәндә, проектны тормышка ашыру киләчәктә дә дәвам итәчәк. Гомумән алганда, безнең бурыч - якын киләчәктә Урыссу бистәсенә шәһәр статусын бирү, бу Урыссу бистәсенә финанслар юнәлтүне арттырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев