Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсендәге “Элекон”да тәртипне үз куллары белән урнаштыралар

Апрель көннәренең берсендә Пушкин урамы буенча 52 санлы күп фатирлы йортта яшәүчеләр ирекле өмә оештырдылар.

Хезмәт көненнән соң, күп фатирлы йорт ишегалдында эш кайный иде: кемдер эскәмияләр буяу белән шөгыльләнә, кемдер җиргә чыршылар утырта, берләре былтыргы яфракларны җыя, икенчеләре юлларны себерә.

Әлеге йорт район үзәгендә беренче һәм аз санлы торак-төзелеш кооперативларының берсе булып тора (алар икәү генә). Аның әгъзалары менә ничә ел инде урыссулылар арасында иң тату һәм инициативалылар. Тагын аларның тупланган булулары турында үз ишегалларында даими җыелып, чын йорт бәйрәме оештыруларыннан чыгып та фикер йөртергә була. Подъездларны һәм йорт яны территорияләрен бергәләп тәртипкә китереп, кооператив берләшмә әгъзалары күршеләре белән аралаша һәм хезмәт көненнән соң ял итә. Бу һичшиксез мактауга лаек.

- Без өмәгә май бәйрәмнәре алдыннан чыгарга, бордюрларны буярга һәм территорияне тагын бер кат җыештырырга - ишегалдына тантаналылык өстәргә планлаштырабыз, - дип җиткерде безгә үз фикерләрен "Элекон" торак-коммуналь кооперативы рәисе Тамара Федина.

Сүз уңаенда, мондый активлыкны, йорт янында тәртип урнаштырып, Урыссу бистәсенең барлык күп фатирлы йортлары ишегалларында яшәүчеләре дә күрсәтеп бетми. Һичшиксез, "Элекон" кооперативы - үрнәк алу өчен мисал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев