Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсенең бер йорты подъездында антисанитария һөкем сөрә

Коммуналь хезмәтләр, халыкның аңсыз өлеше белән озак һәм киеренке эшләгәннән соң, Урыссу бистәсе территориясендә чагыштырмача чисталык урнаштыра алды. Әмма кайбер урыссулылар, элеккечә, антисанитария таратуын дәвам итә.

Шундый гаилә, мәсәлән, Тукай урамы буенча 23а санлы йортның икенче подъездында яши. Идарә компаниясе һәм күршеләренең шелтә белдерүләрен алар ишетми. Күрше фатирларда яшәүчеләр сүзләре буенча, баскыч мәйданчыгына урнаштырылучы көнкүреш калдыклары салынган капчыклар тычканнар һәм тараканнар үрчеткән, алары исә фатирларга керергә дә күп сорамый. Урам ишеге ачык булуга карамастан, подъезддагы шакшы ис күңелне болгандыра. Ә бит чүп чыгару машинасы бу йорт янына көн дә килә. «Начар» фатирда яшәүчеләр ягыннан янаулар булу сәбәпле, күршеләр үзләренең исемнәрен әйтергә теләмәделәр һәм бистә администрациясе, шулай ук санитария хезмәте әлеге проблеманы хәл итәр һәм шакшы яшәүчеләргә тәэсир итү чарасын табарлар дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев