Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу бистәсенең кайбер социаль объектлары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “ябык” булып кала

"Уңайлы мохит" дәүләт программасын тормшка ашыру кысаларында районның берничә мәктәбе пандуслар белән җиһазланды, бистәнең үзәк урамнары тротуарларында күрмәүче кешеләрнең пространствода ориентлашуы өчен тактиль плиткалар салынды. Әмма күп кенә социаль объектлар элеккечә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "ябык" булып кала бирә.

Каршылыкларсыз мохит темасын без инде элекке мәкаләләребезнең берсендә кузгаткан идек. Ул сәүдә нокталарында, чәчтарашханәләрдә һәм башка шундый учреждениеләрдә пандуслар булуы турында. Темага әйләнеп кайтып шуны әйтергә кирәк, аңа җирле телевидение җитәкчелеге генә, хәрәкәтләре чикле гражданнар төркеме өчен таләпләргә җавап бирмәгән авыш мәйданчык куеп булса да, илтифат итте.

"Экономная авоська" азык-төлек кибете (элекке "Родина") арбаларда хәрәкәт итүче инвалидлар өчен һаман "ябык" булып кала, чөнки керү ишеге аларга сәүдә залына узарга комачаулый. Өлкән яшьтәгеләр арасында популярлык казанган "Бәйрәкә" кибете, анда беренче әһәмияттәге азык-төлек сатылу сәбәпле, биек баскычка култыкса булса да урнаштыруга мохтаҗ. "Красная горка" сәүдә үзәге авыш мәйданчыгының җимерек кисемтәсен җиңү өчен коляскачыларга бик нык тырышырга туры киләчәк, ә инде "Медея" чәчтарашханәсе һәм Муса Җәлил урамындагы "Чәчәкләр" кибете пандусларын алар теләкләре булган очракта да җиңә алмаячак. Шундый тәэсир туа ки, Пенсия фонды бүлегенең барлык кагыйдәләре буенча ясалган пандусыннан аермалы буларак, алар күз буяу өчен генә ясалган. Шунысы куанычлы, соңгы елларда күп фатирлы йортларны төзегәндә дә инвалидларның хәрәкәт итү проблемалары исәпкә алына башлады. Андыйларга Сирин һәм Ленин урамы буенча яңа төзелгән йортлар керә. Әмма икесендә дә пандуслар әлеге йортларда яшәүчеләр куйган машиналар белән капланган. Юлдагы "киртәләрне" җиңү таяк белән йөрүче картларга, бала арбалары алып барган аналарга һәм инвалид коляскаларындагы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә никадәр авыр булуын аңлау бөтен кешегә дә бирелмәгән. Чын мәгънәсендә, ачның хәлен тук белми. Ә бит үзеңне алар урынына куеп карау да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев