Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу урамы буенча масштаблы рәвештә юл яңартыла

Шушы көннәрдә Урыссу бистәсенең үзәк урамы буенча юлны демонтажлау башланды, ул мактанырлык түгел иде.

Шуны исегезгә төшерәбез, әлеге юлның нигезен геодезик тикшерү, асфальт япма җимерелүнең төп сәбәбен ачыклады. Ә ул - үз вакытында асфальт җәелгән грунтның махсус үзенчәлегендә. Төгәлрәк әйткәндә, туфрак көпшәк. Ә бу өлешләп ремонтлау да, чокырларны ямау да юлның нык басылуын туктатып булмауны һәм, нәтиҗәдә, юл полотнасы җимерелүе проблемасын хәл итү мөмкин түгеллеген аңлата. Әле үзәк урам буенча көн саен бик күп автотранспорт узуын да исәпкә алсаң, йөкләнеш биниһая зур була.

- Мондый йөкләнешкә чыдый алырлык юл төзү - гади эш түгел. Бу зур күләмдә әзерлек эшләре таләп итә. Юлны демонтажлауны башлаганга кадәр геодезик тикшеренү эшләре уздырылды. Ә проектка туры килү - юллар төзегәндә төп таләп. Аерым алганда, Урыссу урамы буенча юлда белгечләр линия участокларын, борылыш почмакларын, авышлыкларын үлчәде... Шулай итеп, бүгенге төзелеш-монтаж эшләренә кадәр белгечләр галәмәт зур эш башкарды, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Олег Мостаев.

Эшләрне "Төзекләндерү" муниципаль предприятиесе алып бара. Биредә бүгенге көндә бордюрлар демонтажлана, асфальт җәелгән туфрак чыгарыла һәм якын көннәрдә проект таләпләренә ярашлы, сетка, ком, чуерташ, асфальт эзлеклелеген исәпкә алып, юл салу башланачак. Эшләрне августта - районның 25 еллыгын бәйрәм иткәндә тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев