Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу җылылык челтәрләре 1356 метр торба үткәргечләрне алыштырачак

Урыссу җылылык челтәрләре» ҖЧҖ агымдагы елның җылыту сезонына 1356 погон метр гомуми озынлыктагы торба үткәргечләрне алыштыруны планлаштыра.

Шулай итеп, бу көннәрдә җылылык челтәрен реконструкцияләү буенча эшләр Муса Җәлил һәм Чкалов урамнарында алып барыла. Биредә тузган торбаларны пенополиуретан изоляцияле торбаларга алыштырыла. Предприятие директоры Равил Шәйгарданов сүзләре буенча, әлеге торба үт-кәргечнең төп өстенлеге - җылылыкны азрак югалту һәм оператив диспетчерлык контроле (ОДК) системасы булу. Моннан тыш, дип билгеләп үтте ул, бу изоляция юешләнүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә иртә стадиядә проблемалы урыннарны ачыкларга, зарарланган җирләрне төзәтергә мөмкин. 20 майда башланган капиталь ремонтны предприятие 13 сентябрьгә тәмамларга ниятли. Бүгенге көнгә Урыссу бистәсе җылылык челтәрләренең 90 проценты алыштырылган. Эшләнәсе эшләр Урыссу урамында, Икмәк һәм Славян тыкрыкларында калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев