Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссу үзәк район хастаханәсе диспансерлаштыру үткәрә

Агымдагы елда район буенча 700гә якын кеше Урыссу үзәк район хастаханәсендә профилактик тикшерелү уздылар.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ренат Фатыйхов сүзләре буенча, 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75 яшьләре тулган һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри диспансерлаштыру таләбе алдагы ике елда - 2014 һәм 2015нче елларда да үз көчендә кала. Шуны искәртәбез, диспансерлаштыру Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, хроник йогышлы авыруларны иртә чорда ачыклау максатында үткәрелә, алар инвалидлыкның һәм халык үлеменең төп сәбәпләре булып тора. Алар исәбендә - ишемик йөрәк авыруы, мидәге кан әйләнеше бозылуы, яман шеш авырулары, шикәр чире.
- Эш шунда ки, - дип ассызыклый Фатыйхов, - әлеге авырулар кешегә сиздермичә үсеш ала. Мәсәлән, ишемик йөрәк авыруы күкрәк читлеге артында авыртулар, кан әйләнеше бозылу белән үзен сиздерә. Ә яман шеш үсеш алганда, нерв күзәнәкләре җимерелә. Нәтиҗәдә, авырту соңлап башлана. Шикәр чире үсеш алуының патологик механизмында да шундый ук күренеш. Моннан бер нәтиҗә ясарга була - профилактик каралуны кире кагарга ярамый. Өстәвенә, бүген эшкә сәләтле яшьтәгеләр, яшьләр үлеме дә сирәк күренеш түгел. Кагыйдә буенча, табибларга алар сәламәтлекләрен бөтенләй начарайгач кына мөрәҗәгать итә. Ә бит авыруны кисәтергә була.
Диспансерлаштыру нинди тикшерелүләрне тәкъдим итә соң? Менә аларның кайберләре - холестеринга һәм глюкозага кан анализы, гәүдә авырлыгы индексын билгеләү, күзләрдәге кан басымын карау, канның биохимик анализы (бавыр сәламәтлеге), онкомаркер (яман шешне иртә чорда ачыклау), корсак куышлыгы органнарын ультратавышлы тикшерү, флюорография, электрокардиография, маммография һәм башкалар.
Тәмәке тарту, кирәгеннән артык алкоголь куллану, рациональ тукланмау, түбән физик активлык, артык гәүдә авырлыгы - боларның барысы да, һәм алар гына түгел, үз сәламәтлегеңә игътибар юнәлтүгә сигнал булып тора. Диспансерлаштыру үтәргә теләүчеләр Урыссу үзәк район хастаханәсенең регистратурасына тиешле документлар белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр, кабул итүне аерым табиб алып барачак, ә анализлар кабул итү вакыты сәгать 10га кадәр озайтылачак, дип хәбәр итте баш табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X