Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуда Җиңү көне билгелөп үттелөр

Елның-елында без Җиңү көнен милли горурлык һәм ватаныбыз бөеклеге символы буларак билгеләп үтәбез. Һәрвакыттагыча, быел да 9 Май иртәсендә яу кырында ятып калган райондашларыбыз исемнәрен мәңгеләштерелгән һәйкәл янында тантаналы митинг үтте.

Митингның рәсми өлеше башланыр алдыннан, районда Велосипедчы елы игълан ителү сәбәпле, Урыссу бистәсенең үзәк урамнарыннан флаг тоткан велосипедчылар уздылар. Әрҗәләренә сугыш ветераннары, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре утырган бәйрәмчә бизәлгән йөк һәм җиңел машиналар да моннан еракта калган 45нче елның җиңү мае тантанасын яңадан кайтарган кебек булды. Предприятие һәм мәгариф учреждениесе коллективлары үз машиналары әрҗәләрендә җиңү шатлыгын җыр һәм биюләре аша җиткерделәр, икенчеләре машинаны госпитальга, кыр кухнясына, хәтта үзочкычка әверелдергәннәр иде. Әйтергә кирәк, әлеге тамаша искитәрлек булды. Бу колонна артыннан флаглар, шарлар һәм траспорантлар тотып предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары, форпостчылар һәм Балалар район думасы депутатлары атлады.
Һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә куелган мемориалдагы митинг район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгышыннан башланды. Безнең солдатларга һәм тылдагы хезмәтчәннәргә сабырлык, кыюлык һәм туган илгә мәхәббәт кебек сыйфатлар хас булу бәрабәренә Ватаныбызны дошман коллыгыннан азат итү мөмкин булды, дип билгеләп үтте ул. Бөек Җиңү көне халкыбызны берләштерә, буыннар арасындагы элемтәне ныгыта.
Митинг кунаклары - Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова, Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге вәкиле Марат Гарифуллин да ветераннарга җылы теләкләрен юлладылар. Җиңүне якынайтып көрәшкән ветераннар исеменнән икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Гөлчирә Зәйнуллина чыгыш ясады. Яшь буын исеменнән сүз алган Урыссу гимназиясе укучысы, Балалар район думасы депутаты Динар Иламов чал чәчле әбиләргә һәм бабайларга озын гомер һәм сәламәтлек теләде.
Бер минутка тын калган райондашлар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган солдатлар хәтирәсен күңелләрендә яңарттылар. Фронттан үз ирләрен, улларын һәм ир туганнарын көтеп алмаган хатын-кызларга багышланган шигырь юллары күңелләрне тетрәндерде. Районда үз иҗаты белән танылган Валентина Новикова, җиде улын-җиде бөркетен югалткан герой ана Җинан Хафизовага багышлап язган шигыре дә беркемне битараф калдырмады.
Район муниципалитеты, предприятие, оешма һәм учреждение коллективлары, сәяси партия һәм иҗтимагый оешма әгъзалары Мәңгелек ут, мемориаль такта, "Хәсрәтле ана" һәйкәленә, Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов һәм Җинан Хафизова барельефларына чәчәкләр һәм веноклар салдылар. Фанфаралар һәм коралдан ату тавышлары ветераннар кылган батырлыкларны тагын бер кат искә төшерделәр. Митинг өстендәге зәңгәр күккә ак күгәрченнәр һәм төрле төсле шарлар күтәрелде. "Тере" коридор булып ветераннарны каршы алган мәктәп балалары аларга чәчәкләр тапшырды.
Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы митинг ахырына якынлашты. Әмма бәйрәм тәмамланды дигән сүз түгел бу. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм табыннары көтте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга сәхнәләштерелгән тамаша һәм бәйрәм концерты бүләк итте. Бәйрәм кунаклары кыр кухнясында пешерелгән солдат боткасыннан авыз иттеләр. Бер үк вакытта "Энергия" стадионында картинглар буенча ачык ярышлар башланды.
Бәйрәм киче шулай ук якты мизгелләргә бай булды. Район мәдәният йорты мәйданында Октябрьский каласыннан килгән тынлы оркестр зур булмаган концерт тәкъдим итте. Район халкы "Җиңү вальсы" тамашасында һәм бәйрәм дискотекасында күңел ачты. Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев