Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссуда “Җылы аяклар” акциясенә нәтиҗәләр ясалды

Кичә Урыссуда сабыйлар йорты өчен бәйләгән балалар "тапочка"лары, пинеткалары җыю буенча «Җылы аяклар" хәйрия марафонына нәтиҗәләр ясалды.

Чарага районның сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары вәкилләре җыелды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, "БлагоДарение" хәйрия фонды президенты һәм директоры Фәрит Салихов һәм Рузилә Шәймәрданова конкурс-акциядә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасыннан соң, тамашачыларны музыкаль һәм хореографик бүләкләре белән Урыссудагы интернат-мәктәп тәрбияләнүчеләре һәм "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең яшь биючеләре шатландырды.

Шуны исегезгә төшерәбез, әлеге иң игелекле чараны ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасындагы "БлагоДарение" яшь буынга ярдәм һәм социаль башлангычлар хәйрия фонды һәм балалар район думасы депутатлары оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев