Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссулы Шәмсеҗиһан Сәгъдиеваны Россия президенты юбилее белән котлады

Сугыш ветеранының тол хатыны Шәмсеҗиһан Шәрип кызы Сәгъдиева Урыссу бистәсендә ветеран программасы буенча алынган иркен якты фатирда үзенең туксан бишенче туган көнен каршылады.

Юбилей көнендә Шәмсеҗиһан әби янында социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев булды.
Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путин открыткасын һәм район башлыгы Рөстәм Нуриев бүләген тапшырдылар. Шәмсеҗиһан әби, өлкән яшендә мохтаҗлык кичермәсен өчен, үзе турында әйлән-тирәдәгеләрнең кайгыртуларына бик рәхмәтле. Чөнки аның буыны авыл кешесенә михнәтне күп кичерергә туры килгән.
Шәмсеҗиһан әби Иске Каразирек авыл җирлегенең хәзерге вакытта юкка чыккан авылында туган һәм гомере буена җирле колхозда - кайда эшче куллар кирәк - шунда эшләгән. Сугыш елларында аңа торф чыгаруда катнашырга да туры килгән. Җыйнак кына гәүдәле хатын-кыз, сугышта аягын югалткан Гыйльметдин солдатның тол хатыны, биш балага гомер биргән. Хәзерге вакытта ул кызы тәрбиясендә яши, барысына игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерә һәм үзе турында үзе кайгырта алмавына гына бераз кыенсына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X