Урыссулылар “Макс-2013” аэрокосмик күргәзмәсеннән контрактлар һәм дипломнар белән кайттылар
Урыссу бистәсенең хәрби билгеләнештәге предприятиесе Жуковский шәһәрендә узган "Макс-2013" Халыкара аэрокосмик күргәзмәсендә катнашты.
Биредә район предприятиесе үз продукциясен - авиация, космос һәм хәрби сәнәгать җиһазлары җитештерү өчен герметик электр тоташтыргычлары тәкъдим итте һәм катнашучы дипломына лаек булды. Моннан тыш, завод Россия Федерациясе, Якын һәм Ерак чит ил предприятиеләре белән контрактлар төзеде, дип хәбәр итте маркетинг һәм сату бүлеге начальнигы Рәмис Кәтиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев