Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссулылар – Спасс ярминкәсендә

Күптән түгел безнең район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте активистлары составындагы делегация Алабугада VI Бөтенроссия Спасс ярминкәсендә булдылар.

Кунакчыл Алабуга җирендә Россиянең 137 шәһәреннән һәм җирлекләреннән, Беларусь республикасыннан, Казахстаннан һәм грек утравы Родостан килгән декоратив-гамәли сәнгать, кәсәбәчелек һәм халык осталарының 800гә якын вәкилен күрергә мөмкин булды. Моннан тыш, Алабугага илнең 19 шәһәреннән 42 чаң кагучы килгән иде. Ярминкәдә катнашучылар "Осталар шәһәре"ндә, авыл йортларында һәм авыл базарларында булдылар, фестивальдә катнашкан чаң кагучылар башкаруында чаң тавышын тыңладылар, шулай ук бал сату-күргәзмәсендә булдылар. Ә төп сәхнәдә "Спасская барышня" шәһәр конкурсы һәм "Илһам" XII автор җыры фестивале концерты узды.
Район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова инициативасы белән үткәрелгән экскурсиядә катнашучылар сәфәрдә күп кызыклы мәгълүмат туплады. Район советы аппараты җитәкчесе Гүзәл Латыйпова чарага баруда ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X