Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Урыссулылар укытучыларын онытмыйлар

Сезнең яраткан укытучыгыз бар идеме? Безнең корреспондент Роза ИСКӘНДӘР соравына җавап бирделәр:

-Ильнур Зарипов, өлкән полиция лейтинанты: "Үзенең оптимист булуы, яңадан яңа фикерләре белән миңа һәрчак Иске Урыссу мәктәбенең директоры Роза Садыкова ошый иде. Ул безгә тарих фәненнән керде. Дәресләр шул кадәр мавыктыргыч уза, хәтта класстан чыгып китәсе дә килми иде. Аңардан башкаларны да кабыза торган энергетика бөркелеп тора иде. Үзеннән үзе күбрәк укыйсы, күбрәк беләсе килде. Ул намуслы, игътибарлы, үз эшенә җаваплы карый торган, принципиаль кеше. Һәм үз һөнәрен ярата торган чын эшче дә";

-Флюра Закирова, пенсионер: "Мин Яссы-Тугай авылында беренче класска барганда, ә ул вакытта балалар бик күп иде, безне Хөснулла Вәлиев исемле игелекле зур абый кабул итеп алды. Ул вакытта безгә шулай тоелды инде. Ярты елдан соң ул лаеклы ялга китте һәм безне Саҗидә Миннуллинага тапшырдылар. Ул безне дүртенче сыйныфка тиклем илтеп җиткерде дә инде. Әле дә исемдә, таяк артыннан таяк сыза-сыза язарга өйрәнгәнемне. Ул вакытта язу карасы белән яза идек, кара дәфтәргә тама һәм без аңа кайгыра идек. Укытучыбыз таләпчән иде, шуңа күрә без аңардан бераз курка да идек, ләкин шул ук вакытта ихтирам да иттек. Шаяру турында әйтеп тә тормыйм инде. Һәр укытучы сөйләгән әйберне аңлап калырга - өйрәткәннең барысын да белергә тырыштык. Ә өйдә өй эшләрен эшләргә олы абыем булыша иде";

-Хәлил Фәрхетдинов, эшмәкәр: "Шулай килеп чыкты инде, бер укытучының исеме гомерем буена мине озата йөри. Ул Рево Богданов, бик кызганыч, бүген исән түгел инде. Ул тарих фәнен укытты, шахмат буенча тренер да иде. Нәтиҗәдә аның фәненнән мин һәрвакыт бишле ала идем. Укытучым һәрвакыт әйтергә ярата иде: алты баллы система булса, алтылы куяр идем, дип. Ә шахмат буенча безнең команда республика чемпионнары исемен яулады. Таләпчән, гадел, кеше хәленә керә белә торган кеше иде ул, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Аның бер тормыш тәҗрибәсен мин бүген дә кулланам. Сүз биргәнсең икән- эшлә, эшли алмасаң - сүз бирмә, дия торган иде";

-Әлфия Миннекәева, пенсионер: "Минем исемдә башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Никонорова истә калган - яхшы күңелле, бер нәрсәне күп тапкырлар кабатларга яратучан укытучы. Ул вакытта без - беренче сыйныф укучыларына дәфтәрләребезне тәртиптә тотарга авыр иде. Өйдән махсус тегелгән капчыкка тыгып язу карасы алып килә идек. Каурый белән яздык. Кулыбызга мәктәп формасы пычранмасын өчен махсус җиңнәр кия идек. Ә класста үз фигыльләре һәм мөмкинлекләре белән кырыктан артык бала. Шулай бервакыт бер укучы 8 Март бәйрәменә, ә ул вакытларда укытучыларга бүләкләр бирү юк иде, хушбуй бирде. Шул бүләк белән укытучыбыз безнең барыбызны да хушландырып чыкты, флакон бушап калды дияргә була. Без шул вакытта бик кәнәгать калган идек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев