Урыссуның тимер юлы микрорайонында төзекләндерү эшләре тулы көченә бара
Көнчыгыш урамында тротуар салуга керешкән юлчылар хәзерге вакытта бордюрлар урнаштыра, кызыл балчык түши. Иске Каразирек авылы ягына таба китә торган юл өстендә калучы тукталыш павильоны белән тоташачак җәяүлеләр юлы 800 метрга сузылачак, дип хәбәр иттеләр районның инфраструктура үсеше бүлегендә. Шул ук вакытта Жуков урамында урнашкан ике катлы йортларның ишек алларында...
Көнчыгыш урамында тротуар салуга керешкән юлчылар хәзерге вакытта бордюрлар урнаштыра, кызыл балчык түши.
Иске Каразирек авылы ягына таба китә торган юл өстендә калучы тукталыш павильоны белән тоташачак җәяүлеләр юлы 800 метрга сузылачак, дип хәбәр иттеләр районның инфраструктура үсеше бүлегендә.
Шул ук вакытта Жуков урамында урнашкан ике катлы йортларның ишек алларында да ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә биредә җиде ишек алды төзекләндерелә, берсендә эш башлану стадиясендә, дип белдеде инфраструктура үсеше бүлеге белгече Сергей Вчерашнев. Төзекләндерү эшләре башланган территориядә дүшәмбе көнне узган күчмә утырышта район белгечләре халыкта туган берничә сорауга җавап та биргән. Яшәүчеләрне, асылда, ишек алдында салына торган асфальт юлның йорт башы белән тигезләнмәве борчый. Акча җиткән очракта, бу җитешсезлекне бетерәчәкбез, дип белдерде белгечләр. Ә акчаны бу эшләргә халык үзе җыя - югарыда әйтелгән төзекләндерү чаралары үзара салым хисабына гамәлгә ашырыла башлады.
Саннар һәм фактлар
Агымдагы елда Урыссу бистәсендә 2 миллион 300 мең сум үзара салым акчасы җыелырга тиеш булса, бүгенге көндә халык шуның 1 402 300 сумын түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев