Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Утлы елларны хәтердә яңартып

Әфган җирләреннән совет гаскәрләрен чыгарганга 24 ел узып та киткән. Бу ил территориясен безнең якташларыбыз да калдырды. Россия хәрби-интернационалистларны искә алу көнендә алар митингка җыелды.

Әфган җирендә барган канкойгыч сугышларда исән калып, туган якларына әйләнеп кайтканнарның 62се бүген районда яши. Әмма арада һәлак булган якташларыбыз да бар: Мияссаров һәм Козин исемнәрен Урыссу бистәсе урамнары гына мәңгеләштерми, алар кылган батырлыклар безнең йөрәкләрдә яши.
Һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә оештырылган митинг Әфган һәм Чечня хәрби хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Ринат Кадыйров һәм Балалар район думасы спикеры Владлена Минһаҗева чыгышлары белән ачылды. Һәлак булган якташларыбызны бер минутка тын калып искә алганнан соң, обелискка чәчәкләр куелды.
Соңрак "Олимп" спорт комплексында хәрби- әфганчылар өчен спорт чаралары үткәрелде. Алар "Олимп" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары һәм "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" иҗтимагый оешма әгъзалары катнашында район социаль яклау бүлеге белгечләре көче белән оештырылды. Ярышларда Әфган җиреннән әйләнеп кайткан 60тан артык ютазылы катнашты. Алар өчен гер күтәрү, армрестлинг һәм спорт эстафетасы буенча турнирлар үткәрелде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар, иң яшь катнашучыларның берсе - Данил Газиев "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегеннән махсус приз белән билгеләнде.
Әйтик, гер күтәрүдә Ринат Кадыйровка тиңнәр булмады, Данил Газиев - икенче, Айрат Гыйлфанов өченче булды. Армрестлинг буенча ярышлар чын мәгънәсендә тамашага әверелде. Көч сынашулар берничә минутка сузылды. Көндәшләр куллары һәм тезләре калтырый башлаганчы көрәштеләр. Нәтиҗәдә беренче урынга Газинур Кәлимуллин чыкты. Аңардан азга гына Ринат Кадыйров калышты. Равил Нәгыймов - өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев