Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Вак эшкә зур кызыксыну

Балалар район думасы вәкилләре, электр тоташтыргычлары җитештерүнең тулы циклы белән танышып, хәрби предприятиедә экскурсиядә булдылар.

Балаларны җитештерү белән шөгыльләнүче бөтен участоклар буйлап йөрттеләр, эшләнмәләр керүдән алып әзер продукция чыгару белән бәйле бөтен технологик процессны күрсәттеләр. Җитештерүчәнлек серләренә укыту мастеры белән укучылар механик цехта, гальваникта, кайнар штамповка, резин-техник эшләнмәләр һәм башка участокларда булдылар, алар әлеге предприятие җитештерә торган эшләнмәләрнең нечкәлекләренә төшенделәр һәм нинди тармакларда файдаланылуларын белделәр. Балалар кургаш йөгертелү, келәймәләү, паять итү, детальләрне сортларга аеру процессын карадылар, сынап карауларны күзәттеләр. Электр тоташтыргычларны ясау ни өчен катлаулы? Чөнки алар су асты көймәләрен, авиация, космик корабльләр җитештерүдә файдаланыла, шуңа күрә бөтен билгеләнгән таләпләрне төгәл үтәү мәҗбүри булып тора, дип җавап бирделәр завод эшчеләре. Укучыларда санлы программа белән идарә ителүче станокларда корпусларны кайрау, аларны никель белән йөгертү, штырьлар җитештерү процесслары зур кызыксыну уятты.
Балалар район думасы вәкилләре предприятиенең баш инженеры белән дә очраштылар. Ул аларга бүгенге көндә хезмәт базарында зур ихтыяҗ тудыручы техник һөнәрләр сайларга киңәш итте. Экскурсантлар шулай ук предприятиенең хезмәт даны музеенда булып, аның тарихы, абруйлы эшчәннәре белән таныштылар, кунаклар китабына үз фикерләрен язып калдырдылар. Завод белән танышуның чираттагы этабында укучылар, Дублер көнендә мастер һәм бригадирларның урынбасарлары буларак, предприятие эшчәнлегендә турыдан-туры катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X