Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Велосипедта – сәламәтлеккә омтылып

"Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында районда агымдагы елда игълан ителгән Велосипедчы елын ачу чарасы узды.

Әлеге тамашалы чараны карарга районның мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, предприятиеләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре, балаларның ата-аналары килде. Спорт чарасы яшь велосипедчылар парады белән ачылды. Сары, кызыл, зәңгәр, яшел костюмнардагы балалар бакчалары нарасыйлары составындагы берничә колонна рулевой артыннан манеж буенча өч көпчәкле велосипедларда йөрде. Мәктәпкәчә тәрбияләнүчеләр кулларына флажоклар, шарлар, тасмалар, кыршаулар тотканнар иде. Җыелучылар галиҗәнап Велосипедка мәдхия җырланган музыка, шигырь юллары, ярышлар белән тулысынча хозурлана алды. "Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, велосипедка утырырга тырышыгыз. маневрлы, автоном, тоткарлыксыз эшләүче әлеге транспорт төре кыйммәт түгел. Ул чагыштырмача хәвефсез, экологиягә начар тәэсир итми, ялгызлыктан идеаль чара, юлсызлыктан курыкмый идарә итү өчен җайлы, сәламәтлекне ныгытуда булышлык итә..." - "Олимп" ССК директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Пройдакованың сүзләре тантаналы яңгырады. Һәм аның чыгышын раслагандай, Чаллы шәһәреннән чакырылган велосипедчывиртуоз Николай Захаров велосипед белән идарә итүнең югары классын күрсәтте. Ул велосипедта башкарган җитез маневрларга, аның алгы һәм арткы көпчәкләрен югары күтәрү сәләтенә, педальгә оста басып, үзенең ике көпчәкле "чабышкысын" туктатуына, тезелгән эскәмияләр арасындагы тар полосадан узу мөмкинлегенә, спортчының ассистенты ролен башкаруга бик теләп ризалашкан идәндә ятучы урыссулы өстендә төрле хәрәкәтләр күрсәтүенә карап, бер фикер туа: үз эше белән мавыгучы кеше һәрвакыт кызыклы, һәм моның өчен йөз эш белү мәҗбүри түгел, җәмгыятьтә үз урыныңны табу өчен бер һөнәрне яхшы башкару да җитә. Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь биючеләр башкаруында "Универсиаданы каршылап" биюе тамашачылар күңеленә хуш килде. Җыелучылар, шулай ук, "Кояшкай" һәм "Дуслык" командаларының (балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре) ярышларын шаушулы алкышларга күмделәр. Һәр катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова тапшырган дипломнарга лаек булды. Ул шундый файдалы чараны оештыручылар - мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәгариф бүлекләренә һәм "Олимп" ССК хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде, бүгенге балаларның спорт белән шөгыльләнүләре киләчәктә районда армиягә яраклы булу буенча проблемалар булмаячагына ышаныч тудыруын ассызыклады.
Әмма Велосипедчы елы ачу тантанасы белән генә чикләнмәячәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов сүзләре буенча, агымдагы ел дәвамында районда спорт чаралары үткәреләчәк. "Урыссулылар, тулаем районда яшәүчеләр өчен әлеге транспорт төрендә хәрәкәт итү яңалык түгел. Велосипедлар бер рәткә тезелгән "Электросоединитель" ААҖ капкасы янындагы велотукталыш моны ачык раслый. Әлбәттә, соңгы вакытта автомобильләр велосипедларны кысрыклап чыгара башлады. Бу гадел түгел дип уйлыйм. Беренче чиратта сәламәт яшәү рәвешенә булышлык иткән велосипедның популярлыгын кайтарырга вакыт. "Олимп" сәламәтләндерү комплексы әлеге транспорт төрен прокатка бирү шарты белән район җитәк-челеге 30 данә велосипед сатып алачак. Моннан тыш, "Дубравушка" сәламәтләндерү лагеренда йөрергә өйрәнүчеләр һәм велосипедта йөрергә яратучылар өчен махсус, бераз катлауландырылган велотрасса ачылачак. Һәм, ниһаять, Велосипедчы елын ябу кысаларында, сентябрьдә, Универсиада, Сочидагы Олимпиада уңаеннан һәм, гади генә итеп әйткәндә, үз сәламәт-легеңне ныгыту максатында велосипедчылар марафонын уздыру күздә тотыла", - дип сүзен тәмамлады Андрей Николаевич.
Күбрәк фотолар биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев