Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Ветераннарның сайлау мөмкинлеге бар

Якын көннәрдә 28 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм аларның гаилә әгъзаларына торак шартларын яхшырту өчен 26,4 миллион сум күләмдә федераль акчалар килеп җитте.

Узган атнада район башкарма комитетының утырышлар залына җыелган Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган яисә үлгән ветераннарның толлары белән узган киңәшмәдә торак учеты секторы мөдире И. Зәй-дуллина ветераннарның торак шартларын яхшырту буенча мәгълүмат бирде. 2010-2011 елларда учетка куелган 130 ветеранның 72се - тузган торакта яши, 53 ветеранның торак мәйданы тиешле күләмнән кимрәк, бишесенең исә үз йорт-җире гомумән юк.

Торак шартларын яхшырту өчен акча алган ветераннарга район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Нуриев, икенчел базардан фатир сатып алуга караганда, торак йорт төзү тәкъдиме белән чыкты. Бу эшнең ачык мисалы да бар. Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында җәен тергезелә башлаган торак йортларның берсе файдалануга тапшырылды. Калган икесендә дә эшләр тәмамлану стадиясендә. Бу йортлар ике хуҗага исәпләнгән. Гомуми мәйданы 77,54 квадрат метр булса, һәрбер гаиләгә 38,7 квадрат метр туры килә. Тораклар бөтен коммуникация уңайлыкларына тоташтырылып тапшырыла. Өстәвенә һәрберсенә ун сотый җир дә бирелә.

- Әгәр ветераннар арасында йорт төзергә теләүчеләр булса, без ярдәм итәргә әзер. Яңа микрорайонда тагын ике фатирлы өч торак төзүне планлаштырабыз, - диде өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп Рөстәм Мидхәт улы.

Төзелешне үзебезнең район предприятиесе - "Стройинвест плюс" ҖЧҖ алып бара. Быел көзен нигезләрен салып калдырачак йортларны дүрт ай эчендә күтәрү мөмкинлегенә ия ул. Торак йорт төзелешен сайлаган ветераннарның тагын бер өстенлеге бар: алар документлар белән бәйле процедураларны күпкә азрак үтәләр. Торак учеты секторы мөдире И. Зәй-дуллина сүзләренә караганда, ветераннарга бары тик гариза язарга һәм килешү төзергә генә кирәк булачак. Калган сорауларны торак учеты секторы үзе хәл итәчәк.

P.S. Киңәшмәдән соң район башкарма комитетының торак учеты секторында өч ветеран гариза калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев