Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Әбсәләмдә республика программасы кысаларында мәдәният йорты төзелде

Узган атна ахырында, ягъни Республика көне бәйрәмендә районыбызда бер-бер артлы яңа объектлар ачылды.

"Авыл клубы" республика программасы ярдәмендә Әбсәләм авылында төзелгән мәдәният йорты әллә каян ук балкып утыра. Район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл халкына мөрәҗәгать итеп:
- Без сезгә шундый күркәм мәдәният йорты салдык, ә сездән әлеге мәдәният учагын сүндерми генә саклау сорала. Бу бинада һәрвакыт халык күп булсын, төрле түгәрәкләр эшләсен, ә көз көне бинаның тирә-ягына агачлар утыртырга сезнең ярдәм кирәк булачак, - диде.
Авыл җирлеге башлыгы Резедә Ибраһимова үз чыгышында башта республика Президентына рәхмәт сүзләрен җиткерде, ә аннары мәдәният йортын төзегән "Йолдыз" оешмасы җитәкчесе Нәҗип Латыйповка рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләк тапшырды. Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты генераль директоры, депутат Илһам Сафин да авылдашларын әлеге истәлекле көн белән тәбрик итте. Соңрак яңа бинада район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән һәр ел саен авылга 2 миллион сум күләмендә акча кертеп, юлларны төзекләндерүгә Әбсәләм авыл җирлеге, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, Волма заводы, "Юлчы" ҖЧҖ һәм район советы арасында килешү төзелде. Асфальт юлларның башы шушы мәдәният йортыннан сузылсын", - дип сүзен йомгаклады район җитәкчесе.
Бераз соңрак район үзәгендә капиталь ремонттан соң дәүләти һәм муниципалитет хезмәтләре күрсәтә торган күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге үзәкне шулай үзгәртүне республика Президенты сорады, - диде район башлыгы. Һәм без аны җәһәт башкарып чыгардык. Тиздән бу бина халыкны озак чират көтеп тормый гына һәм бер бүлектән икенчесенә йөртми генә кабул итә башлар дип ышанабыз, - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Нуриев. Ул шулай ук бинаны ремонтлаган капиталь төзелеш идарәсе җитәкчелегенә рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X