Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Якташлар очрашкан җирдә

Казан шәһәрендә башкалада һәм республиканың башка шәһәрләрендә яшәүче ютазылыларның һәм Ютазы районы делегациясенең аларны берләштерү максаты белән оештырылган очрашулары узды.

Очрашуда танылган профессорлар, академиклар, фән кандидатлары, атказанган табиблар, мәдәният хезмәт-кәрләре, җәмәгать эшчеләре, эшкуарлар, студентлар, шулай ук Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары белән элемтә бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хаҗиев һәм Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе буенча баш киңәшчесе Айрат Латыйпов катнаштылар.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин очрашуда катнашучыларны райондагы эшләр торышы һәм аның соңгы уңышлары белән таныштырды. Казанда Ютазы районы якташлыгын булдыру тәкъдиме гомуми хуплау алды. Аның идарәсе рәисе итеп "Техоптторг" ҖЧҖ директоры Рөстәм Асылгәрәев сайланды, ә урынбасары итеп шул ук җәмгыятьнең генераль директоры Илдар Җиһангиров билгеләнде. Идарә әгъзалары итеп Казан (Идел буе) федераль университеты өзлексез белем бирү институтының яңадан әзерләү һәм квалификацияне үстерү үзәге мөдире Рөстәм Зәкиев, Казан дәүләт медицина университеты студенты Регина Гыйм-ранова, Казан фәнни-тикшерү техник университеты студенты Гөлнара Кәлимова һәм Ютазы районы мәдәният бүлеге начальнигы Зилә Шәрипова сайландылар. Программа координаторы итеп башкарма комитет җитәк-чесе урынбасары Гөлдания Белалова билгеләнде. Якташлык Уставын эшләү һәм теркәү соравы күтәрелде.
Педагогия фәннәре кандидаты Татьяна Лопухова Ютазы авылында кымыз белән дәвалау шифаханәсен торгызу тәкъдиме белән чыкты. ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе буенча баш киңәшчесе Айрат Латыйпов республика президенты Рөстәм Миңнехановның район эшчәнлегенә югары бәя биргәнен билгеләп узды һәм аның үсешенә керткән өлешләре өчен кешеләргә рәхмәтен белдерде.
Яр Чаллы шәһәренең Мәдәният паркы директоры Рәсим Мөхәммәтҗанов һәм шул ук шәһәрнең мәдәният сарае директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин башкаруларындагы җырларны тыңлап, чарага килгән кунаклар туган якларына кайткан кебек булдылар. Бәйрәм концертында Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Равил Харисов, Ютазы районы үзешчән сәнгать осталары катнашты.
Якташларга районның 20 еллыгына багышлап чыгарылган китапны, бүләк буларак, тапшырдылар. Очрашуда катнашучылар район башлыгына якташларга күрсәтелгән игътибары өчен рәхмәтләрен белдерде. Үз чиратында, Марсель Зөфәр улы аларга чакыруны кабул иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде һәм очрашуларның дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев