Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яшь һәм перспективалылар

Нияз һәм Гаяз Сөнәгатуллиннар өчен самбо - вакытлыча мавыгу түгел, ә җитди шөгыль, аларның әлеге спорт төрендә җиңүләре шуны исбатлый.Нияз һәм Гаяз - Иске Урыссу авылы игезәкләре. Хәзерге вакытта аларга унышар яшь.

Район күләмендә үлчәгәндә, зур спортка алар өч ел элек килгәннәр, ләкин быелга кадәр, "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы тренеры, элек яшьләр арасындагы Россия чемпионы Радик Җәләев сүзләре буенча, аерым нәтиҗәләр күрсәтмәгәннәр. Шулай да, малайлар, көнләшерлек ныклы характер күрсәтеп, рухларын төшермичә, озак вакыт дәвамында һәм өзлексез рәвештә шөгыльләнгәннәр. Нәтиҗә буларак - алар ярышларда катнашып кына калмыйча, призлы урыннар һәм бүләкләр ала башлаганнар. Районның танылган спорт чаралары химаячесе, шәхси эшкуар Хәлил Фәрхетдинов фикере буенча, әлеге яшь спортчыларга зур өметләр багларга була. Мәсәлән, күптән түгел Туймазы шәһәрендә үткәрелгән самбо буенча Башкортстан республикасы беренчелегендә, биш көрәшнең дүртесендә җиңеп, Гаяз өченче урынга лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самбо