Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яшьләр көнендә районның яшь буын вәкилләрен бүләкләделәр

Яшьләр көнендә "Энергия" стадионында бистә халкы һәм кунаклары өчен зур бәйрәм уздырылды, анда безнең яшь буынның иң яхшы вәкилләрен бүләкләделәр.

Бу көнне район башлыгы Рөстәм Нуриев спортта җитди нәтиҗәләргә ирешкән һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашкан кызларга һәм егетләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Районны югары спорт биеклегенә күтәргән чаңгычылар Ирек Карипов, Әмир Әхмәтҗанов, Андрей Зимин, Раил Гайнетдинов, Гүзәлия Закирова, Айсылу Зиннурова, Айназ Фәйзрахманова, әниле-уллы Лилия һәм Илдар Габитовлар, Ильмир Латыйпов, боксчы Кәрам Вәлиуллин, футболчылар Рәмис Шәрипов, Алмаз Газизуллин, җиңелатлет Эрнест Хәләпов, герчеләр Рәмис Биктимеров, Нәфис Шәмсуллин, шулай ук чаңгычылар тренеры Таһир Гыйздетдинов, боксчылар тренеры Владимир Добрин, җиңелатлетлар тренеры Рузил Файсханов, герчеләр тренеры Роберт Вафауллин һәм футболчылар тренеры Данияр Рәззаков рәхмәт сүзләренә лаек булдылар. Сүз уңаеннан, быелгы кышкы спорт сезонында чаңгычы-узышчылар командасы республиканың абсолют җиңүчесе дип табылган. Район сәяси тормышында актив катнашканнары, "Бердәм Россия" партиясен популярлаштырулары өчен шулай ук Яшь гвардия әгъзалары Олег Кисилев, Ильянора Гыйлаҗева, Эрнест Хәләпов һәм Александр Никанкин бүләкләнделәр. Район башлыгы, өлкән буын белән бер сафта тормыш тәҗрибәсен һәм идарә механизмнарын, осталыкны тапшырырырлык яшьләр булсын иде, алар районда калып эшләсеннәр иде, дигән теләк белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов район җәмәгать тормышында актив катнашкан ике яшь кешегә - Бәйрәкә авыл җирлегеннән Рамил Сафиуллинга һәм "Электросоединитель" заводы эшчесе Эльза Шәйдуллинага бүләк сыйфатында велосипедлар тапшырды.

Җыелучыларга бәйрәм кәефен Нефтекамск шәһәреннән килгән "МЕГА ДЕНС" шоу-төркеме өстәде. Ул русча, татарча һәм башка телләрдә заманча җырлар башкарды. Тамашачыларда төркемнең визит карточкасы - барабан шоуы зур тәэсир калдырды. Алып баручылар тарафыннан уздырылган конкурслар күп уңай эмоцияләр һәм чиксез энергия өстәде, анда катнашучылар "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр кабул итеп алды. Ә "Ядран-Ойл" компаниясе баннеры фонында сөеклеләре белән фотога төшәргә теләк белдергән һәм интернет-тавыш бирү барышында җиңгән парларны компаниянең директорлар советы рәисе, Урыссу бистәсе депутаты Ирек Салихов Казанның "Ривьера" отелендә романтик кичке аш белән куандырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X