Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яшьләр слеты – бердәм рухта

"Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагере базасында "Игелекле эшләр вакыты җитте" шигаре астында район яшьләре слеты узды.

Чарада төп басым яшьләр мохитендә волонтерлар хәрәкәтен үстерүгә ясалды. Форумны командалар (быел алар сигез иде) парады ачты, монда һәрбер команда исемен, логотибын, лозунгын әйтеп китте. Соңыннан командаларның капитаннары Россия Федерациясе гимнын белүләрен күрсәттеләр, аңарда "Электросоединитель"нең "Виктория" командасы Россиянең төп җырын йөз процентка белүен күрсәтте.
"Рәсми" өлештән соң гадел комиссия эшкә күчте һәм бәйгеләрне "кабул итте". Шуны ассызыклап узыйк, быел традицион конкурсларга: пешекчеләр, балыкчылар, ату, бау тартышуга һәрбер катнашучы күңеленә хуш килгән яңа эстафеталар да өстәлде. Мәсәлән, "Көзге композиция". Әлеге бәйгегә командалар шулай ук бик җаваплы карадылар. Шул ук заводлылар 12 балл җыйды. "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты"ның "Әпсәләм" командасы исә биремнән бөтенләй баш тартты. Шунысын әйтергә кирәк, Урыссу химия заводы "Химиклар" командасы бәйгегә иҗади якын килгән, аларның чатырлары эстетик яктан зәвыклы итеп көзге яфраклардан ясалган картиналар һәм чәчәк бәйләмнәре белән бизәлгән иде. Урыссу ГРЭСы "ПРОГРЭС" командасының үзешчән сәнгать номерлары искиткеч булды, алар 10 баллга лаек иделәр, ә менә "Виктория" артык уңышлы чыгыш ясамады һәм биш балл гына җыйды. Урыссуның 3 санлы мәктәбенең "Көнчыгыш ритмы" командасы жюри һәм кунаклар симпатияләрен яулады. Иҗади бәйгеләрнең баллар суммасы буенча укытучылар икенче урынны яулады, ә район советы һәм башкарма комитетының "Үзебезнекеләр генә" командасы биредә беренче булды.
Спорт ярышларында Урыссу үзәк район хастаханәсенең "Адреналин" командасына тиңнәр табылмады. Пневматик пистолеттан ату буенча медицина хезмәткәрләре беренче урынны ала яздылар, команда капитаны бик яхшы атты. Әмма район советының "Үзебезнекеләр генә" командасы әлеге спорт төрендә беренче урынны яулап, Урыссу үзәк район хастаханәсе командасын икенче урында калдырды, әмма эстафеталарда "Адреналин" беркемгә дә җиңү бирмәде, әпсәләмлеләр генә икенче урында булды. Балыкчылар бәйгесендә команда җирле буада 18 балык тотты, шулар арасында "иң зур" һәм "иң кече" балыклар да бар иде. Ә менә Ютазы мәктәбенең "Импульс", "Көнчыгыш ритмы", "Үзебезнекеләр генә", "Әпсәләм" командалары әлеге бәйгедә катнашмады.
Ахырда шуны әйтергә кирәк, Урыссу үзәк район хастаханәсенең "Адреналин" командасы абсолют җиңүче итеп танылды. Урыссу ГРЭСының "ПРОГРЭС" командасы икенче урында булды, "Үзебезнекеләр генә", "Химиклар", "Виктория" командалары өченче урынны уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X