Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яшәсен галиҗанәп Вальс!

Узган атна ахырында район мәдәният йорты барлык чорларда да күңелгә ятышлы аһәңле көй авазлары белән тулды. Биредә район ветераннар советы, мәдәният бүлеге белән берлектә, район җитәкчелегенең актив булышлыгын тоеп, Вальс кичәсе үткәрде.

Галант парлары белән купшы киемнәрдәге ханымнар, тәкәллефле гадәтләре беркемне дә гаҗәпләндермәгән яшьләр, балетчылар зифалыгы булган кечкенә биюче парлар, мөлаем елмаюлар һәм әдәпле әңгәмәләр... Юк, сүз XIX гасыр ахырының югары катлау салоннарының берсендә кабул итү турында бармый. Ә районыбызда яшәүчеләр мәдәниятле ял итәргә, яхшы җырлардан, үз кыюлыкларыннан энергия заряды алырга, вальс әйләнергә, һәм, бәлкем, өлкән буын вәкилләренә карап, туып өлгермичә, картаерга ярамый, әйтеме турында яңадан уйланырга җыелган кичә бу.
"Бөтен дөнья вальс әйләнә", - дип җырлады Н. Гребенюк һәм аны хуплагандай, Урыссу ГРЭСыннан С. Галимуллина һәм Г. Мөхәммәтшина вальста бөтерелде. Валсьс бәйрәме ярыш характерында булганлытан, биючеләрне компетентлы жюри: Ю. Рейх, М. Абдурахманова һәм Р. Камалетдинова бәяләделәр. Биючеләр яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм өлскән буын вәкилләренә бүленде. Яшьләр арасында иң яхшылар булып түбәндәге вальс биючеләр танылды: Урыссу гимназиясеннән А. Миңневәлиева һәм И. Әхмәдиев, Урыссудагы 3 санлы мәктәптән А. Мөхтәруллина һәм А. Ханнанов, шулай ук 124 санлы һөнәри училищедан В. Гыйззәтуллин һәм Л. Мәрданова. Урта буын биючеләре арасында жюри гаилә парлары "Электросоединитель" ААҖдан Дарья һәм Максим Стефановичларны, Урыссудагы 3 санлы мәктәптән Л. Нигъмәтуллинаны һәм И. Сәлахованы һәм ГРЭСтан югарыда әйтелгән бию парын лаеклы бәяләде. "Карт гвардия"не исә Валентина һәм Леонид Воробьвалар, Сиринә һәм Флюр Шәмсетдиновлар, З. Глушкова һәм Д. Уралов тәкъдим итте.
Биюче парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм иң изге теләкләр җиткерелде. "Бердәм Россия" партиясенең Ютазы җирле бүлекчәсе балның иң элегант парына махсус бүләк тапшырды. Алар Урыссудагы 3 санлы мәктәптән А. Гаусетдинова һәм Ю. Михайлов булды. Кичәдә җыелучыларны аерым соклануын Ю. Райх җитәкчелегендәге бал биюе студиясе тәрбияләнючеләре уятты. Ютазы районында Россия пенсионерлары берлеге рәисе В. Воробьева үзенең чыгышында вальс тарихын иң якты төсмерләрдә тасвирлады һәм аңа багышланган шигырь укыды. Район ветераннар советы рәисе З. Глушкова предприятиеләрне һәм оешмаларны әлеге чарада катнашканга, шулай ук химаячелек ярдәме өчен Урыссу химия заводы директоры В. Матвеевка, Ютазы элеваторы директоры Г. Дәүләтшинага рәхмәт белдерде. "Ах, эти тучи в голубом..." дип, З. Халикова, бу кичәдә дә күп еллар элек яңгырганча актуаль һәм заманча кабул ителгән иң матур җырларның берсен башкарды. Һәм, барысы белән бергә бу кичәдә мәдхия җырланган вальста бөтерелми һич мөмкин түгел иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев