Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яссытугай авылын эчәргә яраклы су белән тәэмин иттеләр

"Уңыш" җәмгыяте Яссытугай авылын эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен 700 мең сумга якын акча сарыф иткән.

Әле февральдә үк Яссытугай халкы су үткәргеч челтәрләрнең тузган булуы сәбәпле, эчәргә яраклы сусыз кала. "Уңыш" җәмгыяте челтәрләрне тиешле хәлгә китерү бурычын үз өстенә ала. Авыл җирлеге суүткәргеч торбалар белән тәэмин итә. Калган барлык эшне хуҗалык башкарып чыга."Безнең авылда йөзгә якын шәхси хуҗалык бар, аларда ике йөздән артык кеше, нигездә өлкән яшьтәгеләр, яши. Алар барысы да безнең хуҗалыкның элекке хезмәтчәннәре, һәм без аларны берничек тә кыен хәлдә калдыра алмадык",- ди җәмгыять директоры Аяз Шафигуллин. Хәзер авыл эчәргә яраклы сыйфатлы чишмә суы белән файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев