Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Яз – җирбагар өчен имтихан ул

Агымдагы атна башында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларының чираттагы басу сезонын башлауга әзерлекләре комплекслы тикшерелде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов әлеге идарәнең механикалаштыру буенча производство-маркетинг бүлеге консультанты Азат Мәхмүтов, Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге инспекторы Рамил Исламов, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК инженер-техник бүлегенең I разрядлы өлкән белгече Рөстәм Насыйров составындагы комиссия сигез хуҗалыкта булды. Белгечләр техниканың һәм авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә әзерлеген, тарту көче һәм тагылма агрегатларны ремонтлау сыйфатын тикшерделәр, аерым игътибар тырмаларга, культиваторларга, чәчкечләргә һәм чәчү агрегатларына бирелде. Техниканы һәм авыл хуҗалыгы машиналарын саклау шартлары, ремонт бригадалары өчен хезмәт шартлары тудыру да игътибарсыз калмады. Техник хезмәт күрсәтү пунктлары, эретеп ябыштыру агрегатлары булуга игътибар юнәлтелде. Биредә шулай ук әһәмиятле аспектлар булып техниканы һәм агрегатларны механизаторлар белән тәэмин итү, соңгыларына махсус кием, аптечкалар, янгын сүндергечләр бирү тора. Агулы химикатлар белән эшләүче кешеләрнең медицина тикшерүе узулары мәҗбүри.
Комплекслы тикшерү пунктларының берсе - минераль тукләр, ашлык складларын һәм орлыклар сыйфатын тикшерү. Биредә комиссия орлык материалын визуаль тикшерде һәм орлык инспекциясеннән лаборатор анализларга документлар сорады. Бүген барлык складларда да ашлыкны чәчүгә әзерләү: калибровка, аэрация буенча эш алып барылуы канәгатьләнерлек дип билгеләнде. Хуҗалыкларның якын планнарында - орлык материалын агулау. Ашламаларны һәм агулы химикатларны саклау буенча складларга килгәндә, биредә Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы ягыннан шелтәләр булды. Кайбер складларга эрегән кар суы керә, түбәләрдән тамчы тама. Ашламаларга һәм агулы химикатларга су эләгергә тиеш түгел, дип ассызыклады Рамил Исламов. Шулай ук аерым игътибарны урнаштыру ысулларына бирү мөһим - түкләр әрдәнәгә өеп сакланырга, аскуймалары булырга тиеш. Бу ашламаларны һәм химпрепаратларны саклаганда, мәҗбүри таләп.
Һәр хуҗалыкта югарыда саналганнардан тыш, эш планнары, куркынычсызлык техникасы буенча журналлар, орлыкларның фитопатологик анализы таләп ителде, шулай ук ашханәләрнең сезонга әзерлекләре тикшерелде.
Ахырда комиссия нәтиҗәләр ясады. Техниканың һәм танылма агрегатларның әзерлеге нәтиҗәләре буенча классик хәзерлекләре белән тукайлылар "бишле" билгесе алды, менә икенче ел инде "Уңыш", "АгроМир" җәмгыятьләренең, "Нәбиуллин" КФХның кыр эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзерлеге билгеләнә. "Тимербаев" хуҗалыгына, "Таң" җәмгыятенә тырышырга, темпларны арттырырга кирәк, дип сүзен тәмамлады район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Атлас Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев