Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Язның бер көне ел туйдыра

Язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә, дип белдерде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А. Гайнетдинов район советы һәм башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре белән үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә.

Ул үз чыгышында "Нур-Агро", Тукай исемендәге, "Уңыш", Кәрәкәшле хуҗалыкларында, "Нәбиуллин" КФХда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчүгә хәзерләүдә ныклы эш алып баруларын һәм язгы чәчүгә вакытында керешүләрен билгеләп үтте. Югарыда әйтеп узылган хуҗалыклар чәчүне тәмамлау алдында. Шулай ук чәчүгә "Тимербаев", "Гәрәев Р.", "Гәрәева А.", "Восток", "Хәйретдинов", "Вәлиев" крестьян-фермерлык хуҗалыклары вакытында чыктылар һәм яхшы эшләделәр, дип әйтеп узды чыгыш ясаучы. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев уҗым культураларын чиста парга утыртуның оптималь вариант булуын искәртеп узды.
Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы начальнигы З. Гыйбадуллина киңәшмәдә катнашучылар игътибарына "SAUMU" җир һәм мөлкәт мөнәсә-бәтләре исәбен автоматлаштыру программа комплексы белән таныштырды. "Төзекләндерү" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Ф. Камаев яңгыр сулары канализацияләре буенча мәгълү-мат җиткерде, төзек булмаган урыннарга санация үткәрү зарурлыгына тукталды. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары В. Хәбибуллин санитар-экологик ике айлык буенча чыгыш ясады. "Бер ай узып та китте. Санитар чистарту буенча эш дәвам итә. Шушы чор эчендә 1000 кубометр чүп чыгарылды", - дип җиткерде ул. Өмәләрдә актив катнашкан сәнәгать предприятиеләрен, бюджет оешмаларын уңай яктан ассызыклады. Җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы А. Зарипов авыл җирлекләре башкарган эшләргә тукталды. Үткән шимбә өмә-сендә авыл җирлекләре буенча 1031 кеше катнашкан, 154 кубометр чүп чыгарылган.
Киңәшмәдә оператив хәл торышы, янгын куркынычсызлыгы, сәламәтлек өлкәсе буенча мәгълүмат җиткерелде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев тиздән узачак фәнни-практик конференциягә хәзерлеккә аеруча игътибар юнәлтү зарурлыгын билгеләде, контроль сорауларга тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X