Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп яңалык

Юлларда һаман саклык җитми

2012 елда зыян күрүчеләр булган юл-транспорт вакыйгалары үсеше күзәтелгән.

Шуның белән бергә, юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар саны кимегән, ә менә җәрәхәт алучылар саны, киресенчә, арткан. Бу турыда күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов рәислегендә эшләүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Э. Фәйзрахманов хәбәр итте.Ул, аерым алганда, районда отчет чорында 35 юл-транспорт вакыйгасы теркәлеүен, аларда өч кеше һәлак булуын һәм 58 кеше тән җәрәхәтләре алуын билгеләп үтте. 2011 елның шул ук чорына 28 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда тугыз кеше һәлак булган һәм 38 кеше яраланган. Юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләре булып автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итү, хәрәкәт тизлеген арттыру, транспорт чаралары белән тиешле документлардан башка идарә итү һәм башкалар тора. Гомумән алганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен 3880 тапкыр бозу ачыкланган (2011 елда - 3077). Автомашина белән исерек хәлдә идарә итү шактый арткан: 169 кеше - 2012 елда һәм 99 - 2011 елда. Фәйзрахманов шулай ук комиссия әгъзалары игътибарын район территориясендә тимер юл аркылы чыгу урыннарының ГОСТ таләпләренә туры килмәвенә, автомобиль йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын инкяр итүләренә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф санкцияләрен вакытында түләмәүләренә (бу җәзаны катгыйлатуга китергән) юнәлтте. Мәсәлән, 2012 ел нәтиҗәләре буенча җәмәгать судына 328 материал юнәлтелгән (2011 елда - 162), нәтиҗәдә җәмәгать судьясы тарафыннан 135 кешене автомашина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар кабул ителгән. Махсус тукталышка 323 берәмлек транспорт куелган, аннан элекке елда - 155 автомашина. Юл-коммуналь хезмәтләре җитәкчеләренә ачыкланган юл-транспорт вакыйгаларын арттыруга сәбәп булып торган җитешсезлекләрдән арыну өчен 22 күрсәтмә бирелгән. Биш материал күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен җәмәгать судьясына тикшерү өчен җибәрелгән.
Хәл итүне таләп иткән башка сорауларны да күтәреп ЮХИДИ бүлеге начальнигы сүзен болай тәмамлады: "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча сорауларны комплекслы, барлык кызыксынган якларны җәлеп итеп чишү мәҗбүри. Ютазы районының ЮХИДИ бүлеге шәхси составының эше барлык категориядәге гражданнар - транспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр, вазифалы затлар тарафыннан кагыйдә бозуларны ачыклауга юнәлтелгән. Бары тик грамоталы һәм бердәм тупланып эшләү генә юллардагы шартларны тотрыкландырырга ярдәм итәчәк".
Утырыш барышында шулай ук "ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДУ Баулы филиалы начальнигы Р. Игнатьева чыгыш ясады. Ул балалар юл-транспорт травматизмы профилактикасы буенча мәгълүмат бирде. Мәгълүматны тыңлаганнан соң, комиссия педагоглар эшен активлаштыру: башлангыч сыйныфлар укытучыларын һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен үз хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу өчен семинарлар үткәрү максатында квалификацияләрен күтәрү курсларына җибәрү турында карар кабул итте.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Р. Фатыйхов юлларда зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат җиткерде. Ул аерым алганда, 2012 елда Урыссу үзәк район хастаханәсенә юл-транспорт вакыйгаларында зыян күргән 60 кеше китерелүен, икесенең вакыйга урынында үлүен, 32 кешенең хастаханәгә салынуын, шулардан утызы дәваланганнан соң, өйләренә кайтарып җибәрелүен, шулардан берсе дәвалауның алдагы этабына күчерелүен һәм берсенең стационарда үлүен бәян итте. Медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен Урыссу үзәк район хастаханәсендә ашыгыч ярдәм машинасы өчен пандус бар, бу экспресс-лаборатория белән җиһазланган ашыгыч ярдәм бүлегенә пациент транспортировкасын җиңеләйтә. Тикшерү уздыручы персонал даими рәвештә уку уза, дип сүзен тәмамлады Фатыйхов.
Комиссиянең барлык тикшерелүче сораулары буенча тиешле карарлар кабул ителде. Аерым алганда, Урыссуның төзекләндерү буенча предприятиесе игътибары район үзәге юлларындагы коеларны баланс тотучы тарафыннан норматив хәлгә китерелүе максатында комиссия тикшерүе үткәрү мөһимлегенә юнәлтте. Тимер юлы аркылы чыгу урыннары белән бәйле сорау тиешле ведомстволарның финанс ярдәмен таләп итә, моның өчен комиссия хат белән чыгарга ниятли, диелде утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев